Өлкән яшьтәге бер туганым, “2нче типтагы шикәр чире” дигән диагноз куелгач, үзенә билгеләнгән дарулардан тыш, иске бер журналдан халык ысулларын табып, шулар ярдәмендә дә дәвалана башлады.
Аның рецепты болайрак. 3 кило яшел торманы вак тишекле угычтан уарга. Шуңа ярты литр аракы салып, болгатырга һәм барысын бергә өч литрлы банкага тутырырга. Өстен полиэтилен капкач белән түгел, ә тукыма кисәге белән капларга да 40 көнгә караңгы урынга куярга. Шушы вакыт узгач, сөзәргә һәм көненә 4-5 тапкыр аз-азлап (ике-өч йотым) эчәргә. Куесын ашамаска да була. Инде күптәннән авыручыларга тормадан 3 банка шундый төнәтмә ясап эчәргә кирәк. Әмма берьюлы түгел, ә 10 көнлек тәнәфесләр ясап.
Моннан тыш туганым башлы суган ашады. 6 баш суганны, йомшарганчы, газ мичендә пешерергә. Озак пешерсәң – баллы, азрак пешерәң – әче була. Үзегезгә ничек ошый, кыскасы. Ашаганчы, көненә 3 тапкыр 2шәр суган ашарга.
Туганым шушы рецептлар ярдәмендә дәваланды. Хәзер аның канындагы шикәр микъдары – нормада.
Валентина Семенова
Игътибар! Рецептларны кулланганчы, табиб белән киңәшләшеп алырга кирәк.