«Балачагымны, яшьлегемне хәтерләмим дә»

Балык Бистәсе Олы Елга авылында гомер кичерүче Минниса әби Шәйхетдинова — тормыш ачысын нык татучыларның берседер, мөгаен. Шушы көннәрдә без аның янында булып кайттык.

Йорт-тирәсе төзек, тирә-юне чиста. Ялгыз әби яши димәссең дә. Ишегалды, йорт эчендә дә тәртип.

— Әти белән әни шушы авылныкы.  Әти Ленинградта эшләгән була. Бер кайтуында әнигә өйләнеп, аны үз янына алып китә. 1939 елда мин туганмын. Матур гына яшәгәндә, сугыш башланып китә. Әтине фронтка алалар. Ул әнигә, туган авылга кайтып урнашыгыз, әти-әни сезне ташламас, дип васыять әйтеп калдыра. Шул елны  энем дә дөньяга килә. Әмма ачлыктан ул вафат була. Ленинград чолганышы вакытында бер яктан юл ачылгач, әни минем белән кайтырга чыга. Әйләнгеч юл аша, товар вагонында бер ай дәвамында ач-ялангач килеш, ябыгып кайтып җиткәнбез”,- дип искә ала Минниса әби.

Авылда аларны якты йөз белән каршы алмыйлар, билгеле. Нигә дисәң, биредә дә халык авыр тормышта яши. Каенатасы үлем  түшәгендә ята. Заманында колхозга кермәгән өчен, булган бар мал-мөлкәтен алып чыгып киткәннәр, хәтта йортның түбәсен дә сүтеп алган булганнар. Биредә “кунаклар”га урын булмый. Үз әнисе  килен белән яшәгән. “Өй саен кунарга урын сорап йөрергә калдык. Кышын — бер кешедә, җәен икенче кешедә яшәдек. Әни колхозда эшли, мин бала бит. Колхозлар тернәкләнә башлгач, бәрәңге утыртканбыз. Алар бик уңган. Аны сатып, кәҗә алганбыз. Әзрәк акча җыйгач, авылда бер иске генә йорт сатып алганбыз”,- дип үткәннәре турында сөйләвен дәвам итте ул. Бу вакытта аңа сигез яшь тулган була. Аякка, өс-башка кияргә булмагач, укырга йөри алмый. Бер елдан соң  мәктәптән кием-салым, итек бирәләр. Һәм ул укырга керә, сигез сыйныфны тәмамлап чыга. Шуннан соң  39 ел буена фермада сыер сава. Тырыш хезмәте өчен дистәләгән Мактау грамоталары белән бүләкләнгән хезмәт ветераны ул.

— Тагын ике тапкыр иске өй сатып алдык. Колхозларда хезмәт хакын яхшы гына түли башлагач, аны туплап бардык, шәл бәйләп саткан акчага яшәдек. Шулай итеп хәзерге яши торган йортны салып чыктык. Әкренләп сарыклар, бозаулар асрадык. Әниемнең аяклары сызлый башлады. Тормыш йөген тарту минем җилкәгә төште. Яшьтәшләрем болынлыкка кич утырырга барганда, җиде чакрым ераклыктагы кырдан печән ташый идем. Өстә шул бер күлмәк. Кичен юып куям да иртән тагын шуны киеп эшкә барам. Бала-чагымны, яшьлек вакытымны хәтерләмим дә мин. Бәлки алар булмагандыр да. Кешедән ким, ач-ялангач булмыйм дип, эшләдем дә эшләдем. Ачлык, хәерчелек хәсрәтен бик күп татыдым шул мин , — ди Минниса әби.

Тормыш аны күпме утка керткән, суга салган. Ләкин ул зарланмый. Бүгенге көненә шөкер итеп яши. “Дөньяның җәннәтендә яшибез, Алланың биргәненә шөкер. Әнигә генә бу рәхәтлекне озак күрергә насыйп булмады шул”, — дип күз яшьләрен сөртеп алды ул. Бүген әнисе ягыннан туганы Нәзифә Садыйкова тәрбиясендә Минниса апа.

-Мин бакча башындагы йортта гына яшим. Минниса апаның көн дә хәлен белеп торам. Йорт тирәсендә булышам. Ул безнең бик тырыш,  күңеле иркен. Һәркемгә ачык йөзле, кунакчыл, — ди Нәзифә апа аның турында.

Аны бүген авылның пакь күңелле ак әбие дисәк тә хаклы булыр. Озак яшә әле, ак әби. Күргәннәреңнең әҗере гомер булып әйләнеп кайтсын.

Гөлназ Зарипова


Фикер өстәү