Ковидтан беренче вакцина Россиядә теркәлгән

Бүген Россия Президенты Владимир Путин киңәшмә вакытында яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның теркәлүен игълан итте. Россия вакцинасы дөнья күләмендә дә беренче әле. «Яңа вакцинаны эшләүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт, бу – бөтен дөньяда мөһим адым», – диде Президент. Аның фикеренчә, әлеге  препарат йогышлы чиргә каршы тотрыклы  иммунитет барлыкка китерергә булышачак.

– Вакцинаны күпләп чыгаруны җайга салырга кирәк. Галимнәребез эшләнмәсен кулланырга теләүчеләрнең һәркайсы аннан файдалана алсын», – диде ул.

Президент шулай ук Россиядә яңа коронавирустан вакцинация ирекле рәвештә ясалырга тиешлеген дә ассызыклады. Ковид-19га каршы вакцина ике мәйданчыкта чыгарылачак һәм аны иң беренче табибларга һәм укытучыларга ясарга уйлыйлар. Ул хакта ил Президентына киңәшмә вакытында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко җиткерде.

Әйтүләренчә, беренче вакцина өзлегүләр китереп чыгармый, аны ясаткач, бераз температура гына күтәрелергә мөмкин. Вакцинаны сынау барышында Владимир Путинның кызы да катнашкан. «Беренче уколдан соң, температурасы 38 градус иде, икенче көнне 37дән аз гына өстәрәк булды һәм төште, – ди Путин. – Белүемчә, байтак кешедә бернинди тышкы үзгәреш күзәтелми, температура да күтәрелми. Иң мөһиме: аны киләчәктә дә нәтиҗәле куллануны тәэмин итәргә кирәк».

Йогышлы чиргә каршы күмәк иммунитет турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина да сөйләде. Яңа коронавирус инфекциясе гадәти грипп шикелле кабул ителсен өчен аңа каршы иммунитет барлыкка килергә тиеш. Моңа ике юл белән ирешеп була: берсе – вакцина ясатып, икенчесе – кимендә 60 процент кеше аның белән авырган очракта.

Белгеч фикеренчә, коронавирус яңа чир булганлыктан, әле байтак кына өйрәнүне сорый, чөнки һәр вируска коллектив иммунитет төрлечә. Гадәти вируска каршы көрәш алып барганда, вакцинаны никадәр күбрәк кеше ясатса, шулкадәр нәтиҗәлерәк. Узган ел республикада авыручылар якынча 55 процент тәшкил иткәнлектән, 45 процент кешегә гадәти гриппка каршы прививка ясалган. Быел ул вакцинацияне 60 процентка җиткерергә ниятлиләр.

– Һава-тамчы юлы белән таралучы, шул ук вакытта аларга каршы профилактика чаралары булган кызамык, дифтерия, паротит авыруларын алсак, олы кешеләрдә – 90, балаларда  98 процент иммунитет булырга тиеш, – ди Любовь Авдонина.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев ковид белән авыручы сырхаулардан соң, компьютерлы томография тикшерүе үткәндә чирнең сәламәт кешегә иярергә мөмкин булуын инкарь итте. «Бернинди куркыныч янамый. Һәр тикшерүдән соң бүлмәне һәм аппаратны дезинфекцияләү чарасы үткәрелә», – диде ул.

Фәния Арсланова    


Фикер өстәү