Марат Әхмәтов: «Без ана телендә кызыксыну уята алырлык итеп сөйләшергә, ким дигәндә ике телне камил белергә тиеш»

Арчада Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең зона утырышы узды. Әлеге комиссиянең җитәкчесе Марат Әхмәтов югалтуларга анализ ясап, эш юнәлешләрен билгеләде.

«Ике миллионнан артык халыкның 1 миллионлабы үз телендә сөйләшми, тел бетсә, милләт бетә, ул гади бер халык булып кала. Без көчле халык. Без — белемле халык. Без ана телендә кызыксыну уята алырлык итеп сөйләшергә, ким дигәндә ике телне камил белергә тиеш. Ә инде үз телеңне тормыш итәргә җайсыз дип кулланыштан төшереп калдыру — ул вак җанлылык», — диде ул.
Аның әйтүенчә, татарны саф, чиста хәлендә авыл гына саклап кала ала. Балаларга телне кечкенәдән сеңдерергә кирәк, шуны эшләмәсәк, юкка чыгачакбыз, ди комиссия җитәкчесе.
Марат Әхмәтов Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Кукмара һәм башка районнар эшчәнлегенә анализ ясады, ана телендә укыту дәрәҗәсен, мәдәният оешмалары эшчәнлеген, татар телендәге матбугатка язылу күрсәткечләрен атады. Район башлыкларына хәтта эшкә алганда милли мәсьәләләргә карашын игътибарга алсагыз иде дигән киңәшен бирде. Биектау, Балтач район үзәкләрендә милли мәктәп булмавын ассызыклады. Матбугатны укыту җәһәтеннән, өч йортка бер матбугат чарасы, җиде йортка бер газета туры килгән районнар бар. Бу хакта тулырак — алдагы саннарда.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү