Узган тәүлектә коронавирустан дүрт кеше савыккан

Республикада бер тәүлек эчендә 29 яңа коронавирус инфекциясе белән авыру очрагы теркәлгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат үзәгендә булган матбугат конференциясендә Любовь Авдонина җиткерде. Хәзер Татарстанда ковид белән авыручылар – 5 мең 959 кеше. 928 кеше күзәтү астында, аларның 9ы чит илдән кайтучылар.

Бер тәүлек эчендә йогышлы чирне ачыклау өчен 4 мең 535 тест тикшеренүе үткәрелгән. Бу очракта тамактан һәм борын куышлыгыннан мазок алына. Ул тикшерү чирне ачыклауда иң төп чара булып тора. Кандагы антитәнчекләрне тикшерү өчен үткәрелүче анализ – өстәмә каралган, әмма аны узу мәҗбүри түгел. Ул кайчандыр ковид  белән авырып алган кешеләрдә чир билгеләрен күрсәтә.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев әйтүенчә, узган тәүлектә ковидтан нибары 4 кеше савыккан, 530 кеше стационарларда дәвалана, 29ы үпкәне ясалма сулыш алдыру аппараты астында ята.


Фикер өстәү