Миңнехановның ышанычлы затлары Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе таныклыкларын алды

Татарстан Президентына кандидат Рөстәм Миңнехановның ышанычлы затлары бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе таныклыкларын алды. Таныклык тапшыру тантанасын кандидатка ярдәм итү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Юрий Камалтынов уздырды.

«Бу документлар сезгә Рөстәм Миңнеханов исеменнән барлык сайлау алды чараларында катнашу хокукы бирә», — диде Камалтынов.

Моңа кадәр ТР Үзәк сайлау комиссиясе республика Президентына кандидатның ышанычлы затлары исемлеген теркәгән иде. Аңа Татарстан үсешенә өлеш керткән 23 кеше керде, алар арасында җырчы Салават Фәтхетдинов, танылган кардиохирург Ренат Акчурин, биш тапкыр Гагарин кубогы иясе Данис Зарипов, «Зенит-Казан» волейбол клубы тренеры Владимир Алекно, «ICL — КПО ВС» АҖ генераль директоры Виктор Дьячков һәм башкалар бар.

Ышанычлы затлар Татарстан сайлаучылары белән очрашуларда катнашалар, республиканың Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ирешкән уңышлары турында сөйлиләр. Шулай ук алар сайлаучылар белән кандидатның сайлау алды программасы нигезләмәләре турында фикер алыша һәм якындагы биш елга дәүләт программаларын һәм проектларын эшләү өчен тәкъдимнәр җыя.


Фикер өстәү