Коронавирус инфекциясе белән авыручыларны дәвалауда катнашкан медицина хезмәткәрләренә стимуллаштыручы түләүләрне җәй азагына кадәр озайттылар. Татарстан Министрлар Кабинеты шундый карар кабул итте. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган документ республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.
Чара дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренә дә, шәхси оешма хезмәткәрләренә дә кагыла.