Коронавирустан вакцина ясатканнан соң нишләргә ярамаганлыгын әйткәннәр

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш наркологы Евгений Брюнов коронавируска каршы вакцина ясатканнарга алкогольле эчемлекләр кулланмаска кирәклеген әйткән. Коронавируска каршы вакцина ясаткан көнне исерткеч эчемлекләр куллану һич ярамый, дигән ул.

Теләсә кайсы дару, шулай ук вакциналар организмга алкоголь белән бергә керсә, нәтиҗәләр аянычлы булырга мөмкин, дип кисәтә белгеч. Кешенең кискен генә иммунитеты төшүе һәм аның, каты чирләп, аяктан егылуы ихтимал.

 


Фикер өстәү