Кавыннан хуш исле джем ясау ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: 1 кило кавын, 700 грамм шикәр комы

Кавынны юып, тастымал белән корытабыз да урталай кисәбез. Кашык белән җыеп, орлыкларыннан чистартабыз. Йомшагын кабыгыннан аерып, кисеп алабыз – безгә аның төп-төгәл 1 кило булуы кирәк. Кавын йомшагын уртача зурлыкта шакмаклап турап, тирән эчле савытка салабыз. Шикәр комы өстибез. Блендер ярдәмендә пюрега әйләндерәбез. Кавын бик татлы булмаса, шикәр комын 1 килога кадәр җиткерергә мөмкин. Җимеш артык татлы икән, шикәр комы күләмен, киресенчә, киметергә кирәк.

Пюрены кәстрүлгә бушатып, салмак кына утта кайнатабыз. Кайнап чыккач, тагын 10-12 минут чамасы утта тотабыз. Шуннан джемны 6 сәгатькә кәстрүлдә (капкачын япмыйча гына) калдырабыз. Тиешле вакыт узганнан соң джемлы кәстрүлне кабат салмак кына утка куеп, кайнап чыкканнан соң 10 минут дәвамында пешерәбез. Янә 6 сәгать кәстрүлдә тотабыз. Шушы ук эшләрне тагын ике тапкыр кабатлыйбыз. Дүртенче тапкырында куе һәм бик тәмле джем килеп чыгачак!

Джемны кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Тимер капкач белән каплап, астын-өскә әйләндерәбез һәм җылы әйбергә төреп, бер тәүлек тотабыз


Фикер өстәү