Мөслимдә җыелган 32 миллион сум үзара салым акчасы нәрсәгә тотылган?

Парклар-скверлар турында сүз чыккач, Мөслим районын үрнәк итеп куялар. Аны шәһәргә тиңләүчеләр дә бар. Әле кайчан гына анда ташландык урын булса, хәзер инде Мөслим халкы паркның рәхәтен күрә. 5 чакрымга сузылган яр буен тәртипкә китерү өчен халыктан җыелган  32 миллион сум үзара салым акчасы тотылган. Әнә шуңа да кадерле ул. Матурлык халыкны да үзгәрткән. Бу хакта Татарстанның төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм архитектура министры урынбасары Айназ Ярмиев «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләде.

Мөслимдәге паркны халык үзе тәртиптә тота икән. Бервакыт билгесез кеше андагы чәчәкләрне йолкып китә. Аның кем икәнен ачыклый алалар. Гаеплене тапкач, йолкыган чәчәкләр урынына яңаларны һәм өстәп тагын мәдәният йорты каршына да бер түтәл чәчәк утырттыралар. Бөтен паркны күз уңында тотучы әбиләр үзләре дә үзгәргән. Үзләре әйтмешли, моңарчы аларның ике генә аяк киеме булган. Берсе – резин итек, икенчесе – галош. Хәзер инде паркта йөрер өчен матур туфли алучылар да бар икән.

– 2015 елда «Уңайлы шәһәр мохите тудыру» программасы ярдәме белән парклар-скверлар төзекләндерелә башлады. Ул вакытларда төзегәнне ватучылар, ямьсезләп китүчеләр күп иде. Халык әкренләп үзгәрде. Тагын бер мисал итеп, Тәтеш районын китерә алам. Андагы паркта гел яшьләр күңел ача торган була. Төзекләндереп куйгач, алар күренми башлыйлар. Без үзебез, монда ял иткән яшьләрне күрәсе килеп, Тәтешкә бардык. Эзли торгач, егетләрне таптык. Алар парк артында урнашкан стадион читендә иде. «Ник паркта утырмыйсыз, элек анда идегез бит?» – дибез. «Беренчедән, анда бик матур, икенчедән, барсак та, безне әбиләр куып җибәрәчәк», – дип җавап бирделәр. Менә шуннан соң инде башкарган эшләрнең бушка китмәгәненә, төзегәннең кадере бар икәненә ышанасың, – ди Айназ Ярмиев.

Парклар-скверларны төзекләндереп бетергәч, шәһәр-район урамнарын тәртипкә китерә башлаячаклар. Әлмәт һәм Балтачта үзәк урамнарны төзекләндерә башлаганнар инде.

Соңгы елларда районнар активлашты. Тирә-якны матурларга акча юк дип утырмыйлар. Төрле федераль бәйгеләрдә катнашалар. 2018 елда Татарстаннан 23 проект бәйгегә тәкъдим ителеп, шуның 14е җиңүче була. Тарихи шәһәрләр арасында Алабуга белән Биләр җиңеп чыга. 2019 елда исә «Кече шәһәрләр» номинациясендә Мамадыш шәһәре җиңеп, 60 миллион сумга ия була. Алар бәйгегә  «Табигать-спорт комплексы» проектын тәкъдим итә. Исәпләре – ипподромны бөтенләй яңарту була. Бу урында Сабантуйлар да үтә. Заманча проект буенча яңарткач, ул танымаслык булып үзгәргән. Биредә чаңгы шуу юлы, картта йөрү өчен махсус урын, ярышлар, бәйрәмнәрне биектән күзәтү өчен махсус урын булдырылган. Төзелеш эшләре тәмамланган. Озакламый комплексны тантаналы төстә ачарга җыеналар.

Сер түгел, эше беткән, кулланышка тапшырылган матур урыннар күзне иркәли. «Безнең ишегалды» программасы  нигезендә төзекләндерелгән ишегалларында яшәүчеләр моның шулай икәнен белә хәзер. Министр урынбасары халыкның бу эшләр өчен  Президентка рәхмәтле булуын әйтеп үтте.

– Күп кенә йортлардан чыгуга, машина юлына эләгә идең. Тротуарсыз да яшиләр иде. Ә менә бу программа ярдәме белән юллар да салына. Быелга планлаштырылган эшләр ноябрьдә тәмамланыр кебек. Сентябрь-октябрьдә юл салу эшләре төгәлләнәчәк. Шулай ук бу вакытта ут кую, чүп савытлары урнаштыру кебек эшләр дә башкарылачак. Ә менә балалар мәйданчыгы һәм башка җиһазлар ноябрьдә куелып бетәр дип өметләнәбез, – ди Айназ Ярмиев.

Министр урынбасары шулай ук Казанда башкарыласы  төзекләндерү эшләренең күп икәнен дә әйтеп узды. Казансу яр буенда урнашкан «Казан» үзәге тирәсен матурлату, Авангард урамында бульвар ясау, Киров районындагы урамнарга ямь кертү, «Салават күпере» торак комплексында парк ачу кебек эшләрне санады. Кабан күле аша җәяүлеләр өчен күпернең бер өлешенең 30 августта ачыласын хәбәр итте.  Тулысынча ачылуны сентябрьдә көтәсе. Парк-скверлардагы эшләрнең ни өчен тоткарлануының да сәбәбен әйтте. Аларны пандемия аркасында авырлык кичергән төзелеш оешмаларының икътисади хәле аксата икән. Шулай ук эшчеләр җитми. Читтән килеп эшләүчеләр кимегән.

САН

Республикада  2015 – 2019 елларда 382 объект  (парк-скверлар һәм яр буйлары) төзекләндерелә. Әлеге максатларда 11 376 947, 69 мең сум тотыла. 2020 елда 62 объектта 2 млрд 937, 988 млн сумлык эшләр тәмамланырга тора. 2021 елда исә 63 объектта эшләр башкарылачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: http://park.tatar/open-coast-musl


Фикер өстәү