Балаларга пособие күләмен арттырырга мөмкиннәр

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2021 елда аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие күләмен арттыру турында норматив акт проекты эшләгән, дип хәбәр итә “Известия”.

Министрлыкта аңлатып үтелгәнчә, хәзерге вакытта балаларга бирелә торган айлык пособие күләме гаиләне фәкыйрьлектән чыгару өчен җитми (гаилә әгъзаларына туры килә торган айлык уртача керем барыбер яшәү минимумыннан кимрәк дәрәҗәдә булып кала, дигән сүз). Шуңа күрә министрлык киләсе елда пособие күләмнәрен арттыру мөмкинлеген карауны тәкъдим иткән.

Ел башында Россия Президенты да Федераль Җыенга Юлламасында яңа түләүләр күләме гаиләләрне фәкыйрьлектән чыгару өчен җитмәгән очракта, киләсе елдан башлап, пособиеләр яшәү минимумы күләменә җиткерелергә мөмкин (бүгенгедән ике тапкыр арттырылырга мөмкин, ягъни) дигән иде.

Министрлык мәгълүматларына караганда, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга пособие 2 миллионнан артыграк сабыйга бирелеп килә. Ул җан башына туры килә торган айлык керемнәре төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә билгеләнә. Россия буенча әлеге пособиенең уртача күләме 5,5 мең сум тәшкил итә.

Пособие 2020 елның 1 гыйнварыннан исәпләнелә. Әмма аз керемле гаиләләр аны чынбарлыкта июнь аеннан гына ала башлады (шул ук вакытта пособие берьюлы алдагы айлар өчен дә түләнелде).


Фикер өстәү