Филлип Киркоров симптомсыз гына коронавирус белән авырган

Россиянең танылган җырчыларының берсе — Филипп Киркоров битлексез йөрүен, коронавирус белән авырып ике атна үзизоляциядә ятуы белән, аңлата. Җырчы сүзләренчә, аның организмында хәзер  «антитәнчекләр бик күп».

«Әйе, авырдым, әмма барысы да инде үтте. Симптомсыз. Ике атна үзизоляциядә булдым. Анализлар да тискәре нәтиҗә күрсәтте. Якыннарым зарарланмады», — дип хәбәр иткән ул «Подъем» басмасына.

Артист сүзләренә караганда, ул үзен яхшы хис итә. Журналистлар Киркоров коронавирусны Славянский базар в Витебске» белорус сәнгать фестивалендә «эләктергән», дип фаразлый, чөнки артист анда битлексез йөргән була.


Фикер өстәү