Әтисе җыйган гөмбәне ашап 6 яшьлек кыз һәлак булган

Башкортостанның Әбҗәлили районы Даут авылында бер гаилә гөмбә белән агуланган. 28 яшьлек ир гөмбә җыеп кичке аш пешергән, дип яза «Кызыл таң».

Төнлә ул үзен начар хис итә башлый, алты яшьлек кызының үле гәүдәсен күреп, ашыгыч ярдәм чакырта. Килгән табиблар ирне һәм аның ике яшьлек улын аңсыз килеш хастаханәгә илтә. Хәзер зыян күрүчеләр Аскар үзәк хастаханәсе реанимациясендә дәвалана. Агуланучыларның хәле тотрыклы дип бәяләнә. Хәзер аларның сәламәтлегенә берни дә янамый.

Гаилә әле күптән түгел генә тетрәнү кичергән була — балаларның әнисе — Айсылу май аенда йөрәк өянәгеннән үлгән. Шулай итеп, гаилә башлыгы кечкенә ике бала белән ялгызы калган.

— Гаилә имин, бернинди исәптә дә тормады. Опека органнары әниләренең үлгәнен дә белмәде. Бик уңган ир, теләсә нинди эшкә курыкмыйча тотына, аның турында барысы да яхшы фикердә. Нәниләрен ул бик яратты. Ничек шулай килеп чыккандыр, бик кызганыч. Аның бернинди явыз нияте дә юк, әлбәттә. Хәзер гөмбә сезоны бара, кайчагында тәҗрибәле гөмбәче дә ялгышырга агулы гөмбәне җыярга мөмкин, — дип сөйлиләр район хакимиятендә.

Әлеге көндә районара тикшерү бүлегендә «Саксызлык аркасында үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү