#БЕРДУЛКЫНДА: яшьләр өчен, аларны ишетеп

Татарстанда яшь буын өчен ниләр эшләнә, сәләтләрен куллану, хыялларын чынга ашыру өчен нинди шартлар тудырыла? Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта сөйләделәр.

Яшьләр вакыты
Дамир Фәттахов яшьләр эшләре министры булып билгеләнгәч тә, тармакның төп шигарен #бердулкында дигән сүзләрдән гыйбарәт булуын әйткән иде. Бу дулкын яшьләрнең проблемаларына да, кызыксынуларына да битараф түгел. Дамир Фәттахов әйтүенчә, шуларга бәйле эшне министрлык көн саен алып бара. Җиңел түгел, әмма яшь буын – киләчәкнең нигезе. Шигарьгә тагын берсе – «Яшьләр вакыты» дигәне өстәлгән. Моны да министрлык үз эшчәнлегендә куллана. Күптән түгел Татарстан буйлап шул исемдәге автобус туры башланып китте.
– Былтыр «14 – 30» дигән исем астында шундый автобус туры оештырган идек. Аның ярдәмендә яшьләрнең кызыксынуларын, теләк-тәкъдимнәрен, урыннарда нәрсә җитмәвен ачыкладык. Үзебез өчен кире элемтә алдык һәм шулар нигезендә эшчәнлек стратегиясен булдырдык. Бу юлы да автобус республиканың һәр районына барачак. Роуд-тур барышында яшьләрнең сорауларына җаваплар бирәчәкләр, Татарстанда яшь буын өчен эшләп килгән программалар турында сөйләячәкләр. Һәр яшь кеше булган мөмкинлекләрдән файдалансын, бу мөмкинлекләр турында хәбардар булсын иде, – диде Дамир Фәттахов.

«Яшьләр вакыты» туры программасында республика һәм федераль дәрәҗәдәге грантларда катнашу мөмкинлеге турында аңлатачаклар. Үз проектыңны ничек якларга, эш һәм тормышта үз урыныңны табарга – бу хакта да сүз булачак. Республикада да яшьләр өчен уңайлы булуын исә «Кайтам» проекты мисалында күрсәтмәкчеләр. Бу проектта кайчандыр читтә белем алып, аннары Татарстанга кире кайтып, үзләрен биредә табучылар тәҗрибәләре белән уртаклаша. Һәр районда шушы тур җирлек башлыклары катнашында уза. Бу исә – яшьләр һәм хакимият арасын якынайту өчен менә дигән мөмкинлек.
– Һәрбер районда стратегик сессияләр уздырыла. Яшьләр үз районнарында нәрсә үзгәртергә тели, шул хакта сөйли. Бу исә – район үсешенә яшьләрне җәлеп итүнең бер ысулы, – ди министр. – Мәсәлән, Балык Бистәсендә һәм Кама Тамагында туризм тармагын үстерергә тәкъдим иттеләр. Югары Осланда яшь әниләр яшүсмерләр клубында балалары шөгыльләнгән арада, үзләренә дә берәр нәрсә белән мәшгуль булыр өчен мөмкинлек сорадылар. Буада гаилә квестлары оештырырга тәкъдим итәләр.

«Миңа мондый кирәк түгел иде» – димәсеннәр
Тагын бер мөһим юнәлеш – яшьләр өчен биналар төзү. Дамир Фәттахов әйтүенчә, 2018 елдан башлап республикада 110 яшьләр корылмасы төзекләндерелгән. Бу елны 17 яшүсмерләр клубында, 10 балалар лагеренда, 6 яшьләр үзәгендә ремонт эшләре бара. Сентябрьдә яңартылган яшьләр үзәге Чаллыда ачылачак. «Созвездие – Йолдызлык» хәрәкәте өчен Алафузов театры кулланылышка тапшырылачак. Бу үзенә күрә продюсерлык үзәге булыр дип көтелә.

Дамир Фәттахов искәрткәнчә, төзегәнче яшьләрнең фикерен белеп эшләргә кирәк. Төсе дә, эче дә, формасы да – барысы да аларның күңеленә хуш килердәй булырга тиеш. Аннан, бинаны күреп, яшьләрнең: «Миңа мондый кирәкми иде», – дип әйтерлек булмасын, дигән фикердә министр.
– Президент ярдәме белән Бөгелмәдә Татарстандагы иң зур Яшьләр сарае ачылды. Аның мәйданы 9 мең квадрат метрдан артык. Министр булып билгеләнгәч, Бөгелмәдә яшьләр белән очрашканда, бер яшүсмер: «МЕГА кебек җир кирәк безгә», – дигән иде. Кибет буларак түгел, ә дуслар белән йөрер өчен мәйдан буларак шундый урын сорады ул, – дип мисал китерде Дамир Фәттахов.
УРАМ экстрим-паркын да министрлык горурланырлык эш итеп саный. «Бу корылма хакимият һәм яшьләр арасындагы элемтәнең символы булып тора дип уйлыйм. Аның кирәк булуын яшьләр гел искәртеп торды. Татарстан Президенты ярдәме белән Европадагы иң яхшы экстрим-мәйданчык бездә барлыкка килде», – диде Дамир Фәттахов.

Төзелеш белән беррәттән, яшьләр өчен сафка баскан корылмаларда эшләячәк хезмәткәрләрнең дә әзерлекле булуы мөһим. Алар хәзерге буынның нәрсә караганын, кемне һәм ни өчен тыңлаганын аңларга тиеш.
– Яшүсмерләр «Тик-ток»та видео төшерсәләр, гаҗәпләнмәсеннәр, Моргенштернның җырларын куярга сорасалар, аптырамасын иде алар, – ди министр.
Яшьләрне эшкә урнаштыру проблемасы да министрлыкның күз уңында тора. Хәзерге вакытта rabota.tatar дигән портал эшләп килә. Монда 73 эш бирүчедән вакансия бар, 390 резюме кабул ителгән.

САН
91 млн сум. Ел башыннан Татарстан яшьләре төрле бәйгеләрдә катнашып, республикага шул суммада грант алып кайткан. Бу акча конкурсларда тәкъдим ителгән проектларны гамәлгә ашыруга тотылачак. Министрлык үзе әлеге эшне контрольгә алачак.

«Яшь гаилә» Президент программасы кысасында яшьләргә отышлы шартларда фатир алырга мөмкинлек туды. 500дән артык гаилә бу ипотекадан файдаланырга теләк белдергән инде.

Татарстан лагерьларында быел 30 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял иткән. Җәйге чорда бөтен республикадан барлыгы 55 меңнән артык бала ял итәчәк.

Чулпан Гарифуллина
Фото: Selet.biz сайтыннан


Фикер өстәү