«Җиденчене тәмамлагач та тракторчылар курсына киттек»

«Бу — минем туган авылым!»

«Җир кешесе» номинациясенә

Япь-яшь кыз Рабига Фазлыева туган авылы Сарлыда җиденчене тәмамлагач, сыйныфташлары белән бердәй булып сөйләшәләр дә тракторчылар курсына укырга китәләр. Шуннан бирле Рабига дүрт дистә еллар дәвамында туып үскән җирләрендә трактордан төшмичә иген игә. Менә ул газиз авылының югарылыгы өчен олы горурлык хисе – ничек яна ул күңелдә, йөрәге түрендә. Югары бәяләнә аның хезмәте. «1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» тәүге медален ала. Аннары тагын күкрәге тулы орден, медальләр…

Әйе, узган гасырның илленче елларыннан бирле Рабига Фазлыева исеме аеруча безнең Ык буе авыллары буенча гел яңгырап, хезмәт батырлыгы  белән янәшә үзенә чакырып, сокландырып торды. Шул еллар эчендә миңа, журналистлык  вазыйфам буенча, Рабига апа белән күп тапкыр очрашырга туры килде.

Менә ул ничә дистә еллардан соң тагын күңелемә керде, хатирәләремне яңартты. Моннан егерме ел элек җитмеш алты яшендә фани дөнья белән хушлашкан батыр игенче, җир кызын онытмыйлармы авылда – шулар белән кызыксындым.

Бервакыт шулай Рабига апа белән  мәктәптә, өлкән сыйныф укучылары янында  һөнәр турында сөйләшкән идек. Ул анда берсеннән-берсе матур кызларга, егетләргә карап сокланып утырды.

– Рабига апа, ничек игенче-тракторчы һөнәрен сайладыгыз, республика күләмендә танылырлык уңышка ничек ирештегез? – дип үзенә сүз бирделәр.

– Сездән дә яшьрәк идек, җиденчене тәмамлагач та тракторчылар курсына киттек. Үз һөнәреңне чын күңелдән яратсаң, бөтенесе була! – дип бер авыз сүз белән түгәрәкләмәкче иде чыгышын. Шул мизгелдә күз алдына гүя гомер  юлы килеп басты. – Сезнең җил-давылларда бирешмичә, гел югарыга үрләүче имәннәрне күргәнегез бардыр. Тормышта шундый имән кебек булырга!

Сездән дә яшьрәк идек… Бу сүзләр яшь җилкенчәкләрне уйга калдырды. Әйе, нәкъ алар кебек, якты хыялларга чумып, олы тормышка омтылган чак иде. Әле әтиләрдән, абыйлардан фатиха да алмаган, әле кайсы юл чатыннан китәргә дип киңәшләшмәгән дә. Шундый чакта… сугыш!

– Фронтка икмәк кирәк. Авылда төп ышаныч булып без калдык, – диде картаеп килә торган әтисе Сәлах агай. – Техника сезне көтә, кызым. Тракторларга өйрәнеп калырга – китәселәргә алмаш булып!

– Бөтен көчне фронтка, иптәшләр, – ди шул көннәрдә тагын да какчая төшкән колхоз рәисе Хәбибрахман Исхаков. – Кичә күпме ир-егетләребез ут эченә китте. Чәчүлекләрне карарга, терлек азыгы әзерләргә, гомумән, бөтен хуҗалыкны алып барырга йөз башка якын атыбыз калды. Өч тракторның йөртүчесе юк.

Нәрәткә мәктәп партасыннан гына чыккан кызлар да чакырылган. Председатель, Сәлах агай әйткәннәрне куәтләгәндәй, карашын аларга төбәп, сүзен дәвам итә:

– Фашист-илбасарларны җиңү безнең тылда ничек эшләвебездән тора. Кызлар, тракторларны сезгә тапшырасы булыр.

Авылдашларының Ватан өчен тирән борчылуын кызлар бергә кичерәләр.

-Әтиләр, абыйлардан калган урын – безнең урын, – дип җавап бирә алар.

17 яшьләре дә тулмаган сыйныфташлар – Рабига Фазлыева, Сорур Хөснетдинова, Кәшифә Хәбирова, Сабира Хакова, Маһинур Шәйхрамова Тымытык МТСы каршындагы кыска сроклы курсларда укып кайтуга, тракторчы ярдәмчеләре булып эшли башлыйлар. Ә Рабига иртәгә сугышка китәсе дип көткән Хәбип Әхмәтгалиевтән «ЧТЗ»ны алып калырга тиеш. Тик алай булып чыкмый: Хәбип абыйсын тракторы белән бергә бөтенесе басу капкасыннан күздән югалтканчы озаталар. Аннары кызны колхоз идарәсенә чакыралар. Шул көннән соң Тымытык МТСыннан шактый иске «ХТЗ»ны алып кайта һәм пар җире сөрергә чыга. Бераз эшләгәч, Рабига янына остазы Хәбип абыйсының кызы Фәһимә килә. «Әтием урыны буш тормасын, – ди ул. – Аз булса да ярдәмем тияр».

Ундүрт кыз кулга-кул тотынып эшлиләр. Хатын-кыз тракторчылар бригадалары арасында ярышны көчәйтү буенча илебезнең танылган механизаторы Прасковья Ангелинаның чакыруы кызларны яңа җиңүләргә әйди.

Әйе, хәзерге бер куәтле техниканың ярты егәренә дә тормаслык 5-6 трактор ул вакытта кырдагы бөтен эшне башкарырга өлгергән. Ягулык граммлап тотылган. Запас часть дисәң, мәсәлән, склад урынына тимерче алачыгына – Бәдретдин агай Зыякаев янына ашыкканнар тракторчы кызлар.

Механизатор кызлар Ык буе басуларыннан унбишәр көн кайтмыйча буразналар сызганнар. Кыр станында бер-берләрен алыштырган арада чираттан черем итеп алганнар. Өч төрәнле сабан белән сменага 3,5 гектар урынына 5-6шар гектар җир сөргәннәр.

Ниһаять, Җиңү көне – фронтовиклар кайта, техника алар кулына күчә. Гадәте-холкы, көчле характеры белән ир-егетләргә охшагангамы, Рабига кызлар арасыннан тракторда үзе генә кала.

Колхоз рәисе Социалистик Хезмәт Герое Вагыйз Хаҗиәхмәтов хисап җыелышында:

– Авылыбыз нәкъ Рабига кебек хезмәт батырлары белән танымаслык югарылыкка күтәрелде, – дип чыгыш ясый.

Исеме колхоз һәм районның Мактау такталарына кертелгән Рабига Сәлахетдин кызы Фазлыевага 1963 елда Тымытык сайлау округы сайлаучылары Татарстан АССР Югары Советына үзләренең депутатлары итеп бердәм тавыш бирәләр. Депутатның сүзе бар: якын арада аеруча четерекле булган шасси юллары барлыкка килә. Халыкның мәдәни-көнкүрешен яхшырту, производство объектлары төзү буенча наказларны да бик үҗәтләнеп намус белән үти. Тагын ике елдан Хөкүмәтебезнең Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, исеме республика Мактау тактасына кертелә.

Рабиганы авыл Советы башкарма комитеты рәисе булырга тәкъдим итәләр. Шуннан соң ул вакытлыча ял ала. Бәлки, болай кирәк тә булмагандыр, тракторымнан аерылырмын дигән шик-шөбһә туа.

– Гомерем буе техника арасында, моннан башка туар көннәрне күз алдына китерү кыен. Миңа ипекәй үстерүдән дә олы эш юк, – дип каршы төшә.

Аның исеменә атап «МТЗ-50» тракторы кайтаралар. 50 яшьлек юбилее алдыннан республика сабанчылар ярышына барырга кыстыйлар.

– Тырышып карармын, көч-егәрем бетмәгән әле, – ди ул.

Буразналарны гадәттәгечә, нәкъ туган авылындагыча сөреп, югары балл җыя. Ветеран механизаторның иңсәсенә чемпион тасмасы салына, кыйммәтле бүләк тапшырыла. Аннары Урта Идел буе өлкәләре арасындагы сабанчылар ярышына Татарстан данын якларга китә һәм монда да призлы урынны яулап кайта.

Янәдән осталыгы белән күпләрне таң калдыра ул. Авылда заманча җиһазлар белән яңа тегермән төзелә, тик эшләтә алмый азаплангач, тагын Рабиганы чакырырга кала. Өзлексез күмәч онлы иткәч, тирә-күрше авыллардан да рәхмәт укыйлар үзенә.

Ял йортларына юлламалар да биреп караганнар – баш тарта, чөнки аңа Ык буе тугайлыкларыннан башка матур  урын юк.

Рабига Фазлыева пенсиягә чыккач та көн дә техника паркында: күпчелек агрегатларны көйләү белән мәшгуль була. Чәчү, урак вакыйгаларында – сыйфат инспекторы һәм анда да бик таләпчән: аның әйткәне һәрчак гадел, боргаланырга урын калмый.

Туган җиренә бөтен җаны-рухы белән бирелгән олы йөрәкле игенче Рабига Фазлыеваның үзенең дәвамчыларына: «Сезнең җил-давылларга бирешмичә гасырлар буе яшәүче мәһабәт имәннәрне күргәнегез бармы, тормышта шундый имән кебек булырга – туган җирне, Ватанны яратырга!» – дигән сүзләре хәтеремнән чыкмый. Үзенең әйткәненә бөтен яклап та тугры калып, гомерлеккә авылдашлары, райондашлары күңелендә яши ул.

 

Әсгать Сәгыйтдинов.

Азнакай районы.


Фикер өстәү