Мәктәпләрдә 2021 елдан башлап остаз-укытучылар барлыкка киләчәк

Россия мәктәпләрендә киләсе елдан яңа вазифалар — укытучы-методист һәм укытучы-остаз кертеләчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

«2021 елның сентябрендә мәктәпләрдә укытучыларны аттестацияләүнең яңа системасын сыный башлыйбыз. Яңа вазифалар һәм квалификация категорияләре — укытучы-методист һәм укытучы-остаз кертелә. Болар барысы да педагогларның өзлексез һөнәри үсеше өчен шартлар тудырырга, һөнәрнең абруен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Һәм иң мөһиме — белем бирү нәтиҗәләренең сыйфатын тәэмин итү», — диде Сергей Кравцов.

Мәктәпләрдә яңа вазифалар кертү укытучы үсешенең илкүләм системасы буенча каралган. Квалификация категорияләренең тәкъдим ителә торган моделе өч баскычтан тора: укытучы — өлкән укытучы (укытучы-методист) — әйдәп баручы укытучы (остаз укытучы).

Өлкән укытучы булу өчен, педагогка мәктәптә кимендә биш ел эшләргә кирәк булачак, ә әйдәп баручы укытучы вазифасы өчен — 10 ел. Шулай ук белем аттестациясен һәм һөнәри стандартка туры килүгә аттестация үтәргә кирәк булачак.


Фикер өстәү