17 яшьлек егет үз әтисен үтергәнче кыйнаган

Башкортостанның Әлшәй районында 17 яшьлек егет әтисен кыйный.


55 яшьлек ирнең гәүдәсен 10 август иртәсендә бер авыл йорты янында табалар. Мәетнең тәнендә күпсанлы җәрәхәтләр була. Хокук саклаучылар беренче булып ир-атның улын тикшерә башлыйлар. Аны сорау алуга чакыралар, егет шунда үз гаебен таный.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, әтисе белән улы ишегалдында спиртлы эчемлекләр кулланган вакытта тавыш чыга. Сүз арты сүз китеп алар сугыша башлыйлар, егет кул астына эләккән торба белән әтисен кыйный.

Җинаять эшенең нечкәлекләре ачыклана.


17 яшьлек егет үз әтисен үтергәнче кыйнаган” язмасына фикерләр

  1. Андый нигатив хэллэрне бер дэ газета, телевизор, газеталарда язмагыз , агитация кебек булмасын иде… . Кайсы каналны ачма, кайсы телепередача карама.. утереш, алдау хэм башкалар.

Җавап Отменить ответ