Әлмәт халкы Әнвәр Сафиуллинны соңгы юлга озатты

Әлмәттә республиканың нефть сәнәгате ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Әнвәр Сафиуллин белән хушлашу митингы булды. Әлмәтнең мактаулы гражданины, Татарстанда беренче һәм икенче миллиард тонна нефть чыгаруда катнашкан шәхес 94нче яшендә бакыйлыкка күчте. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә атаклы якташын соңгы юлга озатуда катнашты.

Парламент башлыгы республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт һәм Дәүләт Советы исеменнән мәрхүмнең гаиләсе һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашты.

“Әнвәр Шакирҗан улы һәрвакыт актив гражданлык позициясендә торды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Әлмәтлеләр аның казанышлары белән горурлана. Нефтьчеләрнең бүгенге буыны Әнвәр аганың васыятьләре һәм идеяләрен дәвам иттерсен иде. Барыбыз өчен дә зур югалту”.

Әнвәр Сафиуллин 1927 елның 7 февралендә Әлмәт авылында туган. Инде дүртенче сыйныфта укыганда ук колхозда эшли башлаган. Сугыштан соң “Бөгелмәнефть” трестының 2нче нефть промыселына әзерлек эшләре бригадасында эшкә кергән. Бөтен гомере буе диярлек ”Әлмәтнефть” нефть-газ чыгару идарәсендә нефть һәм газ чыгару буенча оператор вазыйфасында хезмәт куйган. Хезмәттәге батырлыгы өчен Әнвәр Шакирҗан улы Сафиуллинга 1973 елда Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән.


Фикер өстәү