Татарстанга җылы һава торышы кайчан кайтачагын әйткәннәр

Чираттагы циклон Казанга яңгырлар һәм салкынча һава торышы алып килде, әмма шәһәргә әле җылы көннәр әйләнеп кайтачак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев шулай дип белдергән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Айның беренче ункөнлеге җылы, тәүлеклек уртача температура +18 градус булды. Августның икенче декадасы нормадан өч-дүрт градуска түбәнрәк булачак, хәзерге вакытта ул +17 градус тәшкил итә. Асылда, икенче ункөнлектә һава торышы сентябрьдәге кебек булачак. Без җылы һәм салкын дулкыннарны күзәтәбез. Циклон дулкыны бер атнадан да озаграк дәвам итә алмый. Шунлыктан салкын дулкын китәчәк, августның өченче декадасы җылы булырга тиеш, тәүлеклек уртача температура +15…+16 градус тәшкил итәчәк», — дип ачыклык кертте ул.

Переведенцев циклонның атмосфера фронтлары белән Казанга яңгырлар алып килүен искәртте. Нәтиҗәдә, төбәккә Арктикадан салкын һава килде.

РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 17 августтан Татарстанда җылыта башлаячак. Киләсе атна башында көндез һава температурасы +19…+22 градус тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү