Мәктәпләрдә коронавируска бәйле чикләүләр булачак

Татарстанда яңа коронавируска бәйле чикләүләр кимеячәк, чөнки өченче этапка күчәргә торабыз. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе федераль үзәккә шундый тәкъдим белән чыккан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә Любовь Авдонина сөйләде.

Аның фикеренчә, республикада ул җәһәттән хәл тотрыклы, авыручылар атналык уртача исәп буенча, 0,5 проценттан артмый.

– Шушы көннәрдә өченче этапка күчәргә рөхсәт алырбыз дип уйлыйм, шуннан соң кайбер чикләүләр бетәчәк, – диде Любовь Авдонина.

Федераль оешма рөхсәт биргәннән соң, Татарстан Министрлар Кабинеты карарын көтәргә туры киләчәк әле. Чикләүләр кимесә дә, битлек режимы, дистанция саклау һәм өлкәннәргә кагылышлы тыюлар элеккечә калачак. Белгәнебезчә, оешмалар пандемия чорында 65тән өлкәнрәк яшьтәге эшләүче пенсионерларның байтагын «больничный»га озатты.

Роспотребнадзор белгечләре мәктәп җитәкчеләрен укулар башланганчы ук саклану чараларын кайгыртырга чакыра. Иртәнге якта һәр укучының температурасын үлчәргә җыеналар. Аның өчен контактсыз гына кулланылыштагы термометрлар алырга кирәк. Балалар бергә җыелмасын, чират килеп чыкмасын өчен, сыйныфларда дәресләр төрле вакытта башланырга мөмкин. «Бер сыйныфта дәрес 8 сәгатьтә башланса, икенчесен унбиш минутка соңрак чакырып була, эшне шулай оештыру артык авырлык тудырмаячак», – ди Любовь Авдонина.

Республикада узган тәүлектә 29 яңа коронавирус инфекциясе белән авыру очрагы теркәлгән. Йогышлы чир белән авыручылар саны 5 мең 988гә җиткән. Сырхаулар белән контактта булган 915 кеше һәм чит илдән кайткан 4  кеше – күзәтү астында. Кичә «Казан» халыкара аэропортында Үзбәкстаннан килгән очкыч пассажирлары да санитария тикшерүе узган. Температура күтәрелү һәм башка төрле чир билгеләре табылу очраклары булмаган. Алар шулай ук өч көнлек тест тикшерүе дә уза. Бер тәүлек эчендә 4858 кеше коронавирус тесты тапшырган.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, соңгы тәүлектә ковидтан 19 кеше савыккан, 33 кеше ясалма сулыш алдыру аппараты астында ята.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү