Казаннан халыкара авиаэлемтәне кайчан башлаячаклары билгеле булды

Казан аэропорты 1 сентябрьдән халыкара авиаэлемтәне яңадан башлау өчен рөхсәт алырга мөмкин. Бу хакта TourDom.ru порталы авиация даирәләренә якын торган чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

«Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Роспотребнадзор белән берлектә, рейсларга карата кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгарганнан соң Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-Дондагы һава аланнарында пассажирларны кабул итү һәм озатуның сыйфатын бәяләргә тиеш. Ведомстволар аэропортларның эшен 1 августтан ук күзәтә башлады», — дип ачыклык кертте басманың әңгәмәдәше.

Икенче чыганак билгеләп үткәнчә, беренче чиратта, Екатеринбургтан чит илгә авиаочышларны яңадан башлау күздә тотыла. Казанга килгәндә, әлегә мондый ышаныч юк.

 

 


Фикер өстәү