Яшь комбайнчы Рафил Фәттахов: «Теләк теләмәсәң, комбайн да көйсезләнә»

Республикада иң күңелле һәм мәшәкатьле вакыт: игенчеләр басуларда ашлык җыя. Урып-җыю эшләренең бөтен мәгънәсен, асылын, халәтен тояр өчен, аны үз күзләрең белән күрү, аз гына булса да шунда кайнау кирәк. Шуңа күрә без дә бер көн Арча районы кырларында булып, комбайн штурвалына утырып, игенчеләр белән аралашып кайттык. Кайсы гына басуга тукталсак та, эш гөрли иде ул көнне. Шулай  булмыйни, бер-ике көннән яңгыр вәгъдә итәләр, аңынчы кояшлы һава торышының бер генә сәгатен дә әрәм итмәскә кирәк.

  Урак чоры җиңел түгел

Рәт-рәт тезелгән кыр корабларының киң, сап-сары иген басуларын иңләп-буйлап йөрүләрен күрү күңелгә әйтеп-аңлатып булмаслык рәхәтлек бирә. Комбайнчылар үзләре, эшләреннән бүлдергәнгә, эчтән шелтәләп тә алганнардыр, бәлки, тик безнең белән аралашканда йөзләрен сыту түгел, авызларыннан ник бер моң-зар чыксын. Киресенчә, эшләрен шулкадәр яратып, хезмәтләреннән канәгать булып сөйләде алар. Монда авыл халкының тырышлыгы да, хезмәтенә тугрылыгы да, «башкалардан калышмыйм» дигән күңел җилкенүе дә, азарты да – барысы да бар иде.  Чын хезмәт кешеләре шундый буладыр инде ул, дип кайттым мин ул көнне сәфәрдән.

– Урып-җыю җиңел генә бара дип әйтмәс идем, чөнки арышлар биек булып үсеп, җиргә ятты. Җыеп алырга авыррак,  – ди районның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Уңыш бар үзе кырларда, Аллага шөкер. Ләкин әле күршедәге алдынгы районнар – Балтач, Әтнә, Кукмарадан өйрәнәсебез, яңа технологияләр кертәсебез бар. Киләчәктә алар үрнәген алырбыз, дип уйлыйм. Әлегә булган уңышны түкми-чәчми генә җыеп алып, амбарларга туплый алсак иде, дип телибез. Районда барлыгы 140 комбайн бар. Аларның 125е сафта. Комбайннар да бик яңа түгел, ватылып торалар. Аларның 60 – 70 проценты эшли торган вакытларын узган инде. Алар уртача 10 ел яхшы эшли. Ә бездә 15, хәтта 20 еллык кыр кораблары да йөри. Ел саен 10 – 15 комбайнны яңартып барсак, яхшы булыр иде, әлбәттә, тик әлегә 3-4ен генә алыштыра алабыз. Искеләре генә түгел, техникаларның яңалары да ватылып тора, чөнки эшләргә уңайсыз: арышлар бик егылган, чүпле. Гомумән, урак вакыты җиңел түгел инде ул. Аны җыеп алып, амбарларга кайтаргач кына күңелле. Шуңа күрә мин бу эшләрне оештырган җитәкчеләргә, белгечләргә, аеруча кырда эшләгән егетләргә, гомумән, урып-җыю кампаниясендә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм.

Сүз уңаеннан, район башлыгы Илшат Нуриев атна саен алдынгы комбайнчыларга акчалата премияләр һәм Рәхмәт хатлары тапшыра. Моннан тыш, «Бердәм Россия» партиясе әгъзаларының, эшмәкәрләрнең, Яшьләр бүлеге хезмәткәрләренең, хәрби комиссариатның да кыр батырларына үз бүләкләрен өләшү гадәте бар. Урып-җыю эшләре төгәлләнгәч, егерме комбайнчыга унар мең сум премия биреләчәк. Республика күләмендәге конкурста да арчалылар сынатмый. Районда комбайнчының ашлык, печән юнәтү белән дә проблемалары юк.

«Үзебез генә белә торган серләр бар» 

Беренче тукталышыбыз «Тукай» хуҗалыгының (Кушлавыч авылы) арыш басуы булды. Биредә өч комбайн җыеп алган уңышны «КамАЗ» машинасы ташый. Шунда ук су тутырган цистерна белән трактор да сакта тора. Һәр тарафтан техника гөрелтесе ишетелә, комбайннар артыннан тузан күтәрелеп кала.

Җитәкчеләре Илнар Гайнетдинов әйтүенчә, әлегә арыш уңышы гектарына 40 центнер чыга.

– Арыш уңышы узган елдан яхшырак быел. Масса бик зур, саламы күп. Язгы культуралар турында алай ук дип әйтеп булмый, чөнки безнең зонада иң кирәкле вакытта яңгыр яумады, – ди җитәкче.

Кыр батырлары сәгать 6 да эш урыннарында инде. Иртәнге чык тамчылары кипкәч, басуга чыгалар да кичке сәгать тугыз, уннарга кадәр штурвал артында.

– Эшчеләребез алышынып тормый, ел да бер үк егетләр белән эшлибез. Өч комбайнчыбыз өч ел рәттән республика грантларын отты. Бик тырышлар. Артларыннан куып, эшкә өйрәтеп йөрисе юк, – ди Илнар Гайнетдинов.

Комбайнчылар арасында әтиле-уллы Рамил һәм Рафил Фәттаховлар да бар иде. 11 августка алар 9 мең центнер уңыш җыеп алган. Рамил абый быел 28 нче сезонын башлаган.

– 6 нчы сыйныфта укыганда, комбайн ярдәмчесе булып башлаган идем. Шуннан соң туктаган юк инде. Техника ватылмыйча эшләүдән дә рәхәте юк. Көйсезләнсә, ачу чыга шул, – ди ул. – «Нива» комбайнында эшләгәндә, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның 100 мең сум премиясен, узган ел 30 мең сум акча алдык. Эшнең нәтиҗәсен күргәч, рәхәт инде барыбер.

Рафил да – кечкенәдән үк әтисенең кул арасына кереп үскән егет. Комбайнда алтынчы сезонын эшли. Хәзер инде рольләр алышынган: улы –  өлкән комбайнчы, әтисе – ярдәмче.

– Мин авыл хуҗалыгы институтында укыдым, быел магистратураны тәмамладым. Казанда WorldSkills бәйгесендә катнашып, беренче урын алган идем. Шуннан соң экскаватор-төягеч машинасында эшли башладым. Җәен авылга кайтып булышам. Комбайнда эшләргә яратам, сезонны эчке бер дулкынлану белән көтеп алам. Мәктәп елларында ук әти янында идек. Хәзер дә эш башлаганда, һәр киңәше күңелдә, истә саклана. Теләк теләмичә эш башлаганыбыз юк. Сезон башында, иртә белән кабинага утыргач, басуга килгәч тели торган теләкләребез бар. Эшкә белгәннәрне укып, комбайнны яхшылап сыпырып керешәбез. Башкача булса, тыңламый, санламый ул, – дип елмая яшь комбайнчы.

Егеттән: «Тагын нинди серләрегез бар?» – дип кызыксынам. Ул, елмаеп: «Үзебез генә белә торган инде алар, кешегә әйтергә ярамый. Һәр эшнең үз сере бар. Җаен белергә кирәк», – ди.

Сәгать 11 тулып узгач, игенчеләргә төшке аш алып килделәр.

– Ашау бик яхшы монда. Урак вакытында тазарып китәм мин хәтта, – дип көлә Рафил.

 «Янсак янарбыз, игеннәрне басуда калдырмабыз»

Икенче тукталышыбыз «Игенче» агрофирмасы булды. Монда без башта тау-тау булып ашлык өелгән ындыр табагына кердек. Бирегә  көн саен 650 – 700 тонна ашлык кайтарыла. Аннан соң Наласа авылы кырларына бардык. Без килгән көннәрдә игенчеләр арпа кырларында иде. Анда ун комбайн эшли. Аларның ашлыгын җиде «КамАЗ» ташый. Саламны да әрәм итмиләр. Хуҗалыкларга кайтарып, кышка җитәрлек ризык запасы әзерлиләр.

Әлеге агрофирмада әтиле-уллы Илнур һәм Зөлфәт Абдрахмановлар эшли. Икесе ике комбайнда, ике басуда иде. Шунысы кызык: улы Зөлфәт, армиядән кайтуның өченче көнендә үк кырга чыгып, ура торган комбайнга утырган.

Илнур абый быел унөченче сезонын ваклый. Җәһәт кенә комбайныннан төшеп, рәхәтләнеп, елмаеп-көлә сөйләште дә, шулай ук тиз генә утырып, эшен дәвам иттерде.

– Миннән башкалар да бар бит, сеңлем. Бөтенесе тырыша, – диде ул, елмаеп, үзен сөйләшергә чакыргач. – Көненә 1000 центнер сугып барабыз. Гомуми нәтиҗәне караган юк бит әле. Уңышлар әйбәт, әлбәттә, тик бик егылган быел. Көзге культураларны җыеп алу авыр, күрәләтә калдырасы да килми. Янсак янарбыз, хәлдән тайсак таярбыз, игеннәрне басуда калдырмабыз. Аллаһы Тәгалә матур көннәрен генә бирсен. Ун ел рәттән эшләү дәверендә мондый шәп уңыш бер-ике елда гына булды дип хәтердә калган. Кызык инде эшләү дә. Өйгә кайтасы да килми. Кичә борчак басуында эшләдек. 7дә рульгә утырган идек, төнге 12дә алып бетердек. Иртән тагын чыгып киттек.

Әти кешенең әти-бабалары, улы белән горурлануы да күзендә чагыла иде.

– Әти гомер буе мал табибы иде, бабай данлыклы тракторчы булган. Миңа шуның геннары күчкәндер. Улым да техникага бик һәвәс. 9 яшьтән шушы кабинада үскән бала ул. Әнә армиядән кайтуга ук чыгып китте бит. Сагынмаган кая инде! Армиядә телефоннан сөйләшкәндә дә: «Әти, син кайсы басуда эшлисең әле?» – дип сорый иде бит улым. Бик авыл җанлы бала. Үзем дә моңа бик шатмын. Ялкау кешегә беркем дә бернәрсә китереп бирми. Кайда гына эшләсәң дә тырыш булырга кирәк. Аллага шөкер инде! Улымның укуын да дәвам иттерәсе килә әле, – ди Илнур Абдрахманов.

Авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Марат Абдуллин әйтүенчә, районда 15 яшь комбайнчы эшли. Аларның күпчелеге – әтиләре үрнәгендә үскән егетләр, ди ул:

– Әтиләрнең төп бурычы – яхшы ул үстереп, дөрес тәрбия бирү. Иң яхшы, өметле кыр батырлары – кечкенәдән үк әтиләре кул астына кереп үскән егетләр. Алар өлкән буынга алмаш булып килә. Үз вакытында руль бирмәсәң, янда утырып йөреп кенә өйрәнеп булмый. Бу егетләргә дә зур өмет баглыйбыз.

Урып-җыю чоры – сезнең өчен нәрсә ул? 

Илнар Гайнетдинов, «Тукай» хуҗалыгы җитәкчесе:

– Җитәкче, хуҗалык өчен ел буе көткән зур бәйрәм, чөнки монда ел буе эшләгән хезмәтеңә нәтиҗә ясала. Ул яхшы булса, сөенәбез. Безнең зона өчен гектарына 42 центнер арыш җыеп алу – әйбәт нәтиҗә. Бер атнадан чәчүне башлыйбыз, димәк, киләсе ел өчен эш башлана.

Рамил Фәттахов, 28 нче сезонын эшләүче комбайнчы:

– Үзе бер рәхәт мизгел. Комбайнда эшләп ияләшкәч, аннан башка торып булмый хәзер. Үзебез җыйган икмәкне ашыйбыз бит, дип тә сөйләшәбез әле. Кайвакыт суккан борчакны төшке ашка пешереп тә алып киләләр. И, күңелле була инде шунда.

Рафил Фәттахов, яшь комбайнчы:

– Авыл хуҗалыгы өчен бик зур вакыйга, комбайнчылар өчен күп акча эшләү мөмкинлеге. Узган ел әти белән бергә сезонга 300 мең сум эшләдек. Бу – безгә зур ярдәм, әлбәттә. Азарт бар, яшермим. Күрсәткечләрне башкалар белән чагыштырып, ярыша-ярыша эшләү рәхәт. Көн саен газеталарны карап барабыз, күрше район игенчеләре белән шалтыратышып, нәтиҗәләре белән кызыксынабыз.

Агрофирманың башкарма директоры Рөстәм Хәбибуллин:

– Авыл хуҗалыгында эшләгән һәр кеше өчен ул дулкынландыргыч бер чор. Һәрберебез дә йөгерә-йөгерә эшлибез, йоклап ята торган вакыт түгел. Аллаһы Тәгалә биргән, ишелеп уңган игеннәрне җыеп алу алга таба ышаныч, өмет уята. Аларны җыеп алган егетләребезнең күбесе – шушы икмәкне маңгай тирләрен түгеп, җир куенына кертүчеләр. Алар өчен бу – аеруча зур бәхет. Үзләре чәчкән игенне үзләре урып-җыя. Комбайннан төшкәч, тагын зур егәрлекле тракторларга утырып, киләсе елга кабат җир әзерли башлыйлар. Техникалары төзек булганда, эшлибез дип кенә торалар. Төнге 12гә кадәр эшләгән көннәр бар.

Илнур Абдрахманов, 13 нче сезонын эшләүче комбайнчы:

Без – авыл баласы. Шуңа күрә язгы кыр эшләре дә, урып-җыю да рәхәт безгә. Язын тургай тавышы ишетелә башлагач ук, күңел кырга тарта, канатлар үскән кебек була. Урып-җыю вакытында да басулар матур итеп, «без үсәбез, без булдык» дип кызыктырып тора бит. Шулай романтикага бирелеп, тузанга-майга батып йөрибез инде. Шунысы рәхәт тә инде аның.

 

  • Арча районында бөртекле культуралар 56 400 гектар мәйданда чәчелгән. 24,4 мең гектар алынган. 33,3

  • 12 500 гектарында – арыш. 11 августка 93 проценты суктырылган иде. Уңыш гектарыннан уртача 33,9 центнер чыга.

  • 3 500 гектарда – көзге бодай. 96 проценты алынган. Уртача уңыш – 33,8 центнер.

  • Арпа 17 217 гектар мәйданда үсә. 21 проценты алынган. Уңыш – 34,4 центнер.

  • Борчак 2700 гектар мәйданда игелгән. 47 проценты алынган. Уңыш – 21,6 центнер.

  • Гомумән алганда, районда әлегә уңыш – уртача 33,2 центнер. Сезон ахырына арчалылар әлеге күрсәткечләрне гектарыннан 35 центнерга  җиткерергә өметләнә.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү