Намаз укуның фазыйләтләре

Аллаһы Тәгалә Коръәндә безгә намаз укырга куша. Әгәр дә намазны чын күңелдән, мәгънәсенә төшенеп укысак, ул күңелебезне тынычландыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с): «Миңа сезнең дөньягыздан хатын-кызлар һәм ислемай яраттырылды, ә күңелне шатландыручы нәрсә булып намаз кылынды», – ди. Намаз укуның башка фазыйләтләре турында безгә Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин сөйләде.

– Намаз шаһәдәт кәлимәсеннән соң исламның икенче баганасы булып тора. Коръәндә Аллаһы Тәгалә бик күп аятьләрдә намаз торгызырга әмер итә. Ә Пәйгамбәребез (с.г.с.) исә, үз вакытында укылган намазны әти-әнигә итагатьле булудан да изге гамәл, дип атый. Икенче бер хәдистә: «Әгәр кеше көненә биш мәртәбә тәнен юса, аның тәнендә бер кер калыр идеме? Намаз укучының да Аллаһы Тәгалә барча гөнаһларын гафу итәр», – диелә. Шуңа күрә ул динебез өчен иң газиз, иң әһәмиятле гыйбадәт санала.

– Кыямәт көнендә дә адәм баласыннан иң беренче намазы турында соралачак икән.

– Әйе, хак сүз. Кыямәт көнендә кылган гамәлләребез арасында иң беренче итеп намазыбыз соралыр. Намаз укыдыңмы, юкмы? Укысаң, ни рәвешле башкаргансың, ихласлы булганмы? Чөнки, әйткәнемчә, намаз ислам – диненең икенче зур баганасы. Шулай ук хәдисләрдә: «Аллаһка сәҗдә кылсаң, Аллаһ синең дәрәҗәңне күтәрер, гөнаһны ярлыкар», – диелә. Шуңа күрә намаз кешене бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхеткә илтә. Безгә бары тик намазны тиешенчә башкарып, ихлас рәвештә үтәргә генә кала.

– Кем намазны вакыты кергәндә тәһарәтне җиренә җиткереп алса, аннары хушуг белән намаз укыса, Аллаһ аның гөнаһларын ярлыкар дигән хәдис бар. Нәрсә ул хушуг?

– Хушуглык сүзенә галимнәребез төрле аңлатмалар бирә. Шуларның берсендә «хушуглы намаз укучы уңда, сулда булганын тоймас» диелә. Шуңа күрә хушуглык – иң элек йөрәкнең, күңелнең, аңның Аллаһка юнәлүе, Аллаһ турында уйлавы. Кайвакыт хушуглык сүзен урыс теленә «смиренность» дип тәрҗемә кылалар. Тормыштан бер мисал китерәм: бер эшче заводның генераль директорына бер мәсьәлә-үтенеч белән керсә, киеменең иң рәтлесен кия, авызын да бик үлчәп кенә ача, сүзләрен дә сайлап кына әйтә. Шуның кебек, галәмнәрнең Раббысы каршында да уй-гамәлләребез төзек булырга тиеш. Намазга баскач, тагын да аңлырак, ихласлырак булырга тырышыйк.

– Шулай да намазны ихластан укый алмыйм диючеләргә нәрсә киңәш итәр идегез? Намаз укыганда күңел белән башка уйларга кереп кителә, моны ничек булдырмаска?

– Иң беренче киңәшем – намазда нәрсә укыганыңны белеп уку. Дөрес, намазның догалары, Коръән сүрәләре гарәп телендә. Ләкин шул ук һәр намазның һәр рәкәгатендә укыла торган «Фатыйха» сүрәсе көненә кимендә 17 тапкыр укыла. Гарәп телендә булса да, ул сүрәнең мәгънәсен өйрәнү, күңелгә сеңдерү – барыбызның да кулыннан килә торган эш. Шулай ук кыска зикерләр, рөкүгъ-сәҗдә вакытында укыла торган догаларның тәрҗемәсен бер укысаң, истә калалар. Намаз барышында укыган сүрәләрнең-догаларның мәгънәләрен башыңда әйләндерә башлагач, ихласлык, хушуглык, Аллаһ рәхмәте белән, үзеннән-үзе барлыкка килә, йөрәкләр йомшара.

Икенче киңәшем – намазда борчый алырлык мәшәкатьләрне эшләп бетерү, йомышларны ябу. Мисал өчен, хуҗабикә берәр ризык пешерә башласа, пешереп бетерсен яки озак вакыт зыян килмәслек итеп әкрен утка куйсын, әгәр берәр очрашу яки мөһим сөйләшү булса, намазга кадәр башкарылсын, телефон һәм башка төрле гаджетлар, шул исәптән домофоннар сүндерелсә, тавышсыз халәткә куелса, тагын да яхшырак. Гомумән, сине борчырлык эшләр эшләнеп бетсен. Аннары соң инде күңел тынычлангач, уйларыңны җыеп намазга да керешергә була.

– Намазны дөрес укымасак, гөнаһ җыябыз дию дөресме?

– Безнең халыкта «белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп» дигән мәкаль бар. Бик дөрес мәкаль. Әгәр кеше намаз укырга өйрәнгәндә ниндидер хата җибәрә икән, ул хатасы өчен гөнаһ булмас. Хатасын төзәтсә, сәҗдә-сәһү (хаталанганда кылына торган сәҗдә) кылса яхшы булыр. Ләкин өйрәнергә теләмичә, килделе-киттеле укый, хаталары өстендә эшләми икән, димәк, монда проблема бар. Кеше үз өстендә эшләми дигән сүз. Беребез дә машинаны, берәр йорт җиһазын ремонтка биргәндә яки берәр табибка килгәндә ул белгечләрнең ярты-йорты эшләүләрен теләмибез. Үз вазыйфаларын яхшы, дөрес итеп башкаруларын телибез. Шулай ук үзебез дә гыйбадәт кылганда, Аллаһ Раббыбыз каршына басканда, намазларыбызны дөрес, камил рәвештә үтәргә тиешбез. Әлхәмдүлилләһ, бүген хаталар өстендә эшләү, өйрәнү, гыйлем эстәү җиңелләштерелде. Һәр мәчеттә диярлек кичке дәресләр алып барыла, мәдрәсәләребез эшли. Шул исәптән безнең Кабан арты мәчетендә дә октябрьдән алып апрельгә кадәр кичке укулар оештырыла. Шул укулар дәверендә намаз укуны җентекләп өйрәнәбез.

– Яулык бөркәнеп йөрмәгән кешенең намазы кабул булмый, имеш…

– Намаз укыган вакытта кеше гаурәтен, шул исәптән хатын-кызлар башларын яулык белән капларга тиешләр. Гаурәтне каплау – намазның шарты булып тора. Шуңа күрә намазда яулык тиешле. Ләкин намаздан тыш башка вакытларда да хатын-кызның яулык бәйләве мөһим. Аллаһы Тәгалә бу хакта Коръәндә, ә Пәйгамбәребез хәдисләрендә хәбәр итә. Галимнәребез дә бердәм тавыштан, хатын-кызның башы капланган булырга тиеш, диләр. Әби-бабаларыбыз да бу әмерне белгәннәр, башларында хиҗаб яулык булган. Ләкин мөселманның намазсыз булу хатасы яулыксыз йөрү хатасыннан бермә-бер зуррак һәм Аллаһ каршында авыррак. Урамда яулыксыз йөрсә дә, берүк намазын ташламасын, намазында ныклы булсын. Әгәр күңелендә изгелеге, ихласлылыгы булса, кайчан да бер яулык япмау хатасын төзәтер, Аллаһ рәхмәте киң. Аллаһ Коръәндә: «Дөреслектә, намаз кешене фәхешлектән һәм гөнаһлардан саклар», – ди. Шуңа күрә җиренә җиткереп башкарылган намаз кешене яхшы якка үзгәртә. Ахырда бу сорауның җавабы – намаз шартлары үтәлсә, ул кабул булыр, иншаллаһ.

– Намаз укыганда ирләргә башларына түбәтәй кию мәҗбүриме? Оекбаш киюгә дә төрле караш бар.

– Намазда гаурәтне каплау тиешлеге турында әйттек. Башка түбәтәй, чалма кию, аякка оекбаш кию шартлары юк. Ләкин башның түбәтәй белән капланган булуы – мөстәхәб, хәерле гамәл булып тора. Галимнәребез, Пәйгамбәребез (с.г.с.) яланбаш намаз укымаган, ди. Оекбаш мәсьәләсе исә шәхси гигиена нигезләренә кайта. Кайсыбер мәчетләрдә, кызганыч, катгый рәвештә түбәтәй кию, оекбашлы булуны таләп итүләр кайвакыт җәнҗалга китерә. Шуңа күрә намазга кергән кешегә хикмәт белән аңлатсак, бик тә күркәм булыр, чөнки араларында яңа намаз укый башлаган, мондый нечкәлекләрне белеп бетермәгән кешеләр булу ихтимал. Йошмак, хикмәтле сүз – җан азыгы, дигән бабаларыбыз.

– Ир белән хатынның намазны бергә укуы мәҗбүриме? Төрле вакытта яки төрле бүлмәдә укысалар ярыймы?

– Мәҗбүри түгел, ләкин гаиләне ныгыта торган, арада мәхәббәт-өлфәтне арттыра торган изге гамәл булып тора ул. Бәхетле гаилә – йөрәкләре, күңелләре бердәм булган, бер-берсен аңлап, яратып яшәгән гаилә. Тормыштагы көндәлек мәшәкатьләрдә генә түгел, гыйбадәттә дә бердәм булсалар, нур өстенә нур булачак. Аннары бит кеше кайвакыт вакытны сузып йөреп намазны соңартырга да мөмкин. Ә җәмәгать белән бергә намаз башкарсалар, үз вакытында укырлар, иншаллаһ.

– Намазны күңелдән укырга ярыймы, әллә дога-зикерләр пышылдап әйтелергә тиешме?

– Намаздагы зикерләр, догалар пышылдап әйтелергә тиешле. Чөнки күңелдән генә әйтү уку түгел, уйлау була. Ә безгә нәкъ менә укырга әмер ителгән.

– Укыган намазыңнан канәгать булмасаң, нишләргә?

– Намазны боза торган хата булмаса, ул кире кайтарылып укылмый. Ничек кенә кайгырса да, инде ул форсатны кайтарып булмый. Ләкин алга таба намазымның сыйфаты артсын дип тырышлык кую яхшы булыр.

– Намазың кабул булганмы-юкмы икәнен ничек белеп була?

– Моны без бары тик кыямәт көнендә, Аллаһ гамәл дәфтәрләребезне күрсәтеп, безгә хөкем чыгаргач кына төп-төгәл беләчәкбез. Шулай да намазның кабул булуы галәмәтләре бар: кешенең иманы куәтләнү, намазга, гыйбадәткә ихтирам белән карау, ялкауланмау.

– Нәфел намазлары укуның савабы турында да сөйләгез әле.

– Әгәр фарыз намазлары өстәге җаваплылыкны төшерсә, нәфел (ягъни фарыз булмаган) намазлар белән кеше әҗер-савапларын бермә-бер арттыра һәм фарыз намазлардагы киткән хаталарны, игътибарсызлыкларны сөртә, диләр галимнәребез. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.г.с.) нәфел намазларын да тырышлык белән башкарган. Көн дәвамында унике рәкәгать сөннәт намазларын кылган, төнлә исә тәһәҗҗүд (төнге намаз) намазларын укыган. Болар һәммәсе нәфел намазлар санына керә. Шуңа күрә, гади мисал белән аңлатканда, фарыз намазлар – зур санлы оклад кебек, ә нәфел намазлар – шул окладка өстәлә торган премия.

– Хаҗәт намазын кайсы вакытта укырга?

– Хаҗәт намазы Аллаһы Тәгаләдән бер теләгеңне тормышка ашыруны сорап, ястү намазыннан соң ике яки дүрт рәкәгать итеп укыла. Һәм намазны башкаргач махсус дога кылына.

– Истихара намазының хикмәте турында да ишетәсе килә.

– Истихара намазы икеләнгәндә, тәгаен бер карарга килә алмаганда укыла. Ул ике рәкәгать нәфел намазы рәвешендә башкарыла. Соңыннан махсус дога белән тәмамлана. Без, Аллаһ мәхлуклары, ничек кенә тырышмыйк, нинди генә казанышларга җитмик, барыбер Аллаһка, Аның тәрбиясенә, Аның ярдәменә мохтаҗ булып калабыз. Шуңа күрә адәми зәгыйфьлегебез белән галәмнәрнең Раббысы Газиз Аллаһка таянабыз, Аннан дөрес карарга килүне сорыйбыз икән, димәк, безгә хәерлесе булачак, иншаллаһ. Пәйгамбәребез (с.г.с.) сәхабәләре, истихара намазларын укыгач, эшләгән эшләргә, алган карарларга һич тә үкенмәгәннәр. Шуны да әйтергә кирәк: истихара намазы укылгач, карарның төшкә керүе шарт түгел.

– Һәр намаздан соң тәсбих тарту мәҗбүриме?

– Мәҗбүри түгел. Сөннәт, хәерле гамәл булып тора ул. Эшләсәң, зур савапка ия буласың.

Дилбәр Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Намаз укуның фазыйләтләре” язмасына фикерләр

  1. » ….яланаяк гыйбадәт кылу – яһүдиләрнең төп үзенчәлеге. Мөхәммәд (сгв) өммәтенә исә, аякларга киеп намаз уку тәкъдим ителгән. Ул калын, нык аяк киемеме, әллә инде юка оеклармы, моның әһәмияте юк. Фәкать аяк киеме чиста, пакь булырга тиеш. Безне яһүди һәм христианнардан аерып тора торган бу өстенлек Мөхәммәд (сгв) өммәтенә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләк. Моны шулай кабул итәргә кирәк. Өстәвенә, безнең сөекле Пәйгамбәребез (сгв) үзенеӊ күп кенә хәдисләрендә безне яһүди һәм христианнардан аерылып торырга да өнди. »
    ( Бу язманың авторлары Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм
    Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев диелгән).
    Элегрәк тә «яланаяк намаз уку яһүдиләргә охшау була» дип кайдадыр укыганым бар иде. «Кайсы кавемгә охшарга тырышсагыз шул кавемнән булырсыз «дигән хәдис тә бар дип беләм. . Димәк, яланаяк намаз уку пәйгамбәребез(с.г.в.) хәдисләренә каршы килү булып чыга. .

Фикер өстәү