Миңнеханов һәм Шәймиев Алабугада беренче сыйныфка керүче балаларга портфель тапшырды

Алабугада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе узды. «Адымнар-Алабуга» күп телле белем бирү комплексында булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырдылар. Мәктәп портфеленең комплектына канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелма, мәктәп формасы керә.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко катнашты.

«Яңа уку елы белән котлыйм. Сезнең аңа әзер булуыгыз мөһим. Әлеге искиткеч мәктәптә яхшы укуыгызны теләп калам. Хәерле юл сезгә», — дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов беренче сыйныф укучыларын.

Минтимер Шәймиев республикада күп телле мәктәпләр ачылуын «тарихи вакыйга» дип атады.

«Балалар өч телдә белем алачак. Алгарышка бүтән юл юк. Әгәр без балаларыбызның көндәшлеккә сәләтле булып үсүен телибез икән, алга таба хәрәкәт итәргә кирәк. Ата-аналарның мәктәп җитәкчелеге белән эшләве беренче планга чыга. Барысы да бергәләп хәл ителәчәк. Күп телле мәктәпләрнең концепциясендә барлык факторлар да исәпкә алынган. Менә күреп торырсыз, балалар мондый мәктәптән өйгә кайтырга да теләмәячәк», — дип искәртте ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Юрий Зинченко да күп телле комплекслар турында үз фикерен белдерде. «Татар телен өйрәнсәң — Татарстанда, рус телен яхшы белсәң — Россиядә, инглиз телен үзләштерсәң дөньяда көндәшлеккә сәләтле булачаксың. Без бүген Татарстан һәм Россиянең киләчәген күрәбез», — диде ул.

Быелгы уку елында Алабуга мәктәпләрендә 1,3 мең укучы беренче сыйныфка барачак. Шулардан 123 бала ярдәмгә мохтаҗ.


Фикер өстәү