Соя соусы: көненә бер аш кашыгыннан арттырмаска

Кайчандыр Кытайда уйлап табылган (Япониядә дә булырга мөмкин, моны тәгаен генә беркем дә белми) хуш исле бу соус инде байтактан кухнябызга “кереп утырды”. Аны маринадларга, “второй”ларга, башка соусларга кушып, бик тәмлеләп ашыйбыз. Ә менә табигыймы-юкмы, файдалымы-зыянлымы икәне турында уйлап та карамыйбыз диярлек.

Соус гөмбәчекләр йогынтысында соя борчакларын әчетү юлы белән ясала. Барлык диетологлар соя соусын тәкъдим итә, чөнки ул тозны, үләннәр, май, майонезны алыштыра. Кыскасы, универсаль продукт. Өстәвенә холестерины да юк. Чыннан да, шундый файдалы гынамы икән? Сыйфатлысын ничек сайлап алырга?
Нәрсә ул?

Асылда тозлы сыек тәмләткеч. Дүрт әйбердән: соя борчакларыннан, тоз, чүпрә һәм бодайдан ясала. Азиянең төрле илләрендә бу компонентлар – төрлесе төрлечә. Шуңа күрә соя соусы тәме һәм төсе ягыннан төрлечә була.
Әмма җитештерү технологиясе – шул бер үк диярлек. Соя борчакларын суда җебетәләр, бодайны, изеп, кыздыралар. Шуннан соң барысын бергә кушып, болгаталар һәм чүпрә өстиләр. Катнашманы 2-3 көн төнәтәләр. Тоз һәм су кушып, бик зур савытларда ярты ел дәвамында тоталар. Шуннан соң сөзәләр. Сыйфатлы соус тутырылган шешәләргә “табигый” дип языла һәм табигый шартларда төнәтелүе турында мәгълүматлары була. Нәкъ менә шундый соуста гына, су, бодай, соя борчаклары һәм тоздан гайре, башка берни юк.
Ә инде химия производствосында соус 1-2 көн узуга әзер була. Борчак һәм бодай 80 градуска кадәр җылытылып, соляная кислота белән болгатып куела. Кислота аксымнарны бик тиз таркатып, соус барлыкка китерә. Мондый продуктның исе дә, тәме дә искитәрлек булмый. Аңа хуш ис бирә торган матдәләр, буяулар, тәмләткечләр өстиләр. Япониядә мондый соусны ризыкка да санамыйлар. Әмма, экономия максатында, табигыена кушып кулланалар. Мондый соусны тану бик җиңел: этикеткасына “гидролизованный соевый белок” яки “гидролизованный овощной белок” дип язып куелган була.

Файдасы
Соя соусы бик күп аминокислоталардан, минераль матдәләр, витаминнардан тора. Чамасын белеп кенә кулланганда, бавырны чистарта, кан әйләнешен яхшырта, “бәхет гормоны” – серотонинның күбрәк бүленеп чыгуына китерә. Соус хәтта мускулларны үстерә. Бу кадәресе спортчылар һәм үсмерләр өчен аеруча мөһим.
Соусны шикәр чиреннән, артык авырлыктан, артрит һәм артроздан интегүчеләргә куллану киңәш ителә. Тагын бер кызыграк, әмма бик яхшы үзенчәлеге бар әле. Табиблар сезонлы аллергиядән җәфаланучылар белән эксперимент үткәреп, аларга көненә 50шәр мл күләмендә соя соусы кулланырга киңәш иткәннәр. Бу, чыннан да, аллергия билгеләрен киметүгә китергән!

Зыяны
Кызганычка, соя соусы организмдагы гормоннар нисбәтенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә йөклелекнең беренче айларында аны кулланырга ярамый. Шулай ук ашказаны-эчәк авыруларыннан, аеруча гастрит һәм ашказаны җәрәхәтеннән интегүчеләр өчен дә файдалы ризык түгел.
Хәер, сау-сәламәт кешеләргә дә соус белән артыгын мавыкмау хәерле. Ник дигәндә, тозлар утыруга, подагра авыруына китерергә мөмкин. Тәүлеклек доза 15 миллилитрдан (бер аш кашыгы) артмаска тиеш.

Игътибар! Соусның әйбәте, һичшиксез, пыяла савыттагысы. Мондый соусны ничек саклыйсы икән, дип тә баш катырасы да юк, чөнки ике ел дәвамында тамчы да бозылмаячак. Ә инде пластик шешәләрдә сатыла торганнары – суррогат. Боларына бөтен “Менделеев таблицасы” сыешып беткән кебек…


Фикер өстәү