Без – китаплы халыкмы?

Халык матбугатны укыймы? Мәктәпләрдә бөтен мөмкинлекләрне дә кулландыкмы? Мәчетләр татар телен саклауда нинди өлеш кертә ала? Үзегез телне саклауга нәрсә эшләдегез? Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Арчада узган зона утырышында комиссия рәисе Марат Әхмәтов район башлыклары каршында әнә шундый сораулар куйды. Һәм юкка гына түгел. Ул китергән саннардан чыгып, без китаплы халыкмы соң, дип уйга да каласың. Унбер район үзәгенең бишесендә татар мәктәбе юк, матбугат кайбер җирләрдә җиде йортка бер данә туры килә…

Бу хәлдә милләт булып сакланып калу мөмкинме? Аның нинди юллары бар? Марат Әхмәтов әйтүенчә, аның мәгърифәтне, зыялылыкны үстерү, милли тәрбиядә – ата-ананың, телне саклауда укытучының, мәктәпнең ролен арттыру, күп гасырлык мирасны саклый белү, милли-иҗади башлангычны үстерергә ярдәм итү кебек юллары бар. Аларны тормышка ашыруда исә дәүләтнең, иҗтимагый оешмаларның кулга-кул тотынып эшләве кирәк.

Комиссия рәисе бу җәһәттән күпне югалтуыбызны да аңлый: «Утыз ел югалтканны 30 кешелек комиссия төзеп кенә аны кире кайтару мөмкин түгел. Шуңа күрә без барыбыз, бөтен дәрәҗәдә җитәкчелек структуралары, бигрәк тә мәдәният, мәгариф, медиаструктуралар, хөкүмәт, министрлыклар, иҗтимагый оешмалар бергә берләшеп бер максатта эшләсәк, әлбәттә, ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була», – ди ул.

Соңгы чиккә җиттекме, әллә инде ул чикне дә үтеп барабызмы? Мөгаен, комиссия рәисе чыгышын тыңлаганда күпләрнең күңелендә шушы сорау тугандыр. Ул, югалтулар турында сөйләгәндә, кызганыч, барыбыз да күзәтүчеләр ролендә булдык, бу инде –  рухи ярлылык күрсәткече, диде:

– Республикабызда яшәгән ике миллионнан артык татарның 1 миллион ярымы үз телендә аралашмый. Бу залда утыручыларның кайберләре дә шул нисбәттән. Әйтергә кирәк, тел бетсә, милләт бетә, ул гади халык булып кала. Без сезнең белән киләчәк язмышыбызда татар милләте дигән тулы рухи бер кыйммәтне югалтып, халык дигән төшенчәгә алмаштырырга ризамы? 2000 нче  еллардан башлап татар теле дәүләт теле булуына карамастан, барыбер зур югалтулар кичердек. Ниндидер җитди чаралар күрмәдек, битараф күзәтүчеләр булып яшәдек. Бу җәһәттән күпмедер дәрәҗәдә район башлыкларын аңлыйм, чөнки хуҗалык мәшәкатьләре бар, авыл хуҗалыгы иң борчулы өлкә. Әмма бу мәшәкатьләрне рухи кыйммәтләр белән чагыштырып караганда, болар безнең рухи ярлылык турында сөйли. Рухи ярлы шәхесләр булып яшәгәнбез.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, без – көчле халык. Без – белемле халык. Димәк, ана телендә кызыксыну уята алырлык итеп сөйләшергә, ким дигәндә ике телне камил белергә тиешбез. Ә инде үз телеңне тормыш итәргә җайсыз дип кулланыштан төшереп калдыру – ул вак җанлылык.

Бу җәһәттән район башлыкларына сораулары да җитәрлек иде Дәүләт Советы рәисе урынбасарының. Мәктәп җитәкчеләре белән канәгатьме сез, диде ул? Мәктәпләрдә ана телендә укыту буенча гаризалар җыю тәмамланса да, тагын бер тапкыр ата-аналар белән сөйләшеп карарга, мөмкин булганның барысын да эшләргә киңәш итте.

Ни булса да, авылга таянабыз. Авыл картайды, дип зарлансак та, барыбер аңа кайтып егылабыз. Бу очракта та татар теленең таянычы – авыл. Нәкъ менә монда, татар гаиләләрендә милли җанлы балалар тәрбияләнә ала. Бу җәһәттән хәтта республика дәрәҗәсендә үрнәк татар гаиләләре фестивален үткәрү тәкъдиме дә яңгырады. Авыллардан чыккан шәхесләрне дә милли горурлык уятуда файдаланырга була, әлбәттә. Бу җәһәттән комиссия рәисе шәхси үрнәккә кат-кат басым ясады. Район башлыкларына авыл халкы белән очрашканда татар телендә дә чыгыш ясарга, сайтларны татарча да алып барырга, социаль челтәрләрдә актив катнашырга чакырды һәм Инстаграмда үрнәк эш итеп Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның шәхси сәхифәсен атады. Имамнар белән актив эш алып барырга, алар белән ешрак очрашырга да киңәш итте. Милләт баганаларының берсе – дин.

– Мәчетләр – бик кирәкле тәрбия урыннары. Дини тәрбия, рухи кыйммәтләр – алар мәчеттән дә чыгарга тиеш, шул исәптән телне саклау мәсьәләләре чишелеше дә. Имамнар ни дәрәҗәдә вәгазь осталары, булдыклымы алар? Фикерләрен үтемле итеп җиткерә алалармы? Имамнарны да укытырга, өйрәтергә, атна саен ниндидер очрашулар үткәрергә. Үзебез сөйләшә белмәгән аркасында үзебезгә зыян китермәсәк иде, – диде Марат Әхмәтов.

Очрашуда Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче районнары эшчәнлегенә анализ ясады, ана телендә укыту дәрәҗәсен, мәдәният оешмалары эшчәнлеген, татар телендәге матбугатка язылу күрсәткечләрен атады. Район башлыкларына хәтта, кешене эшкә алганда, милли мәсьәләләргә карашын игътибарга алсагыз иде, дигән киңәшен бирде.

Берничә район буенча Марат Әхмәтов атаган саннарны китерик. Әйтик, Арчада яшәүче халыкның 92 проценты – татарлар. Районда 128 авыл бар, йорт хуҗалыклары саны – 15318. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында милли тәрбия бирү проценты – 67,4. Татар балаларын ана телендә белем бирү белән тәэмин ителеш – 37 процент. Матбугатка язылу җәһәтеннән Арчада гомуми тираж – 5931 данә. Уртача алганда, 3 йорт хуҗалыгына 2 газета туры килә. Биредәге районнар белән чагыштырганда, иң күп тираж Арчада.

Биектауда 54 мең кеше яши. Шуларның 65 проценты – татарлар. Районда 124 торак пункт бар, йорт хуҗалыклары саны 14 меңнән артык. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары 38, аларның 15е – татар телендә тәрбия бирүче оешма. Урта белем бирү өлкәсендә милли белем алучылар 29 процентны тәшкил итә, район үзәгендә милли белем бирүче мәктәп юк. Матбугатка килгәндә, Биектауда гомуми тираж – 2096 данә, биредә җиде хуҗалыкка бер газета туры килә. Район газетасына язылуны алсак, анысы 11 йорт хуҗалыгына 1 газета туры килә.

Әтнәдә 13700 халык яши, аларның 99 проценты – татарлар. Биредә 47 торак пункт бар. Татар балаларын ана телендә тәрбияләү барлык балалар бакчаларында да оештырылган һәм 100 процентны тәшкил итә. Урта белем бирү өлкәсендә татар балаларына ана телендә белем бирү – 67 процент. Район үзәгендәге мәктәптә фәннәр рус телендә укытыла, дөрес, тәрбия татар телендә алып барыла. Матбугат өлкәсен алсак, гомуми тираж – 2 меңнән артык. Район буенча алганда, уртача ике хуҗалыкка бер газета туры килә.

Шулай итеп, Биектау, Балтач, Мамадыш, Питрәч, Теләче район үзәкләрендә милли мәктәп булмавы ачыкланды. Марат Әхмәтов җитәкчеләргә турыдан-туры, вакытлы матбугатка ташландык мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк, дип тә мөрәҗәгать итте. Аның искәртүенчә, бу зур чыгымнар сорамый. Чыннан да, без – китаплы халык дип, күкрәк кагарга яратабыз икән, басма сүзгә йөз белән борылырга вакыт җиткәндер.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү