Кандидат Альмир Михеевның сайты эшли башлады

Татарстан Президенты вазыйфасына «Справедливая Россия” партиясеннән кандидат Альмир Михеевның сайты эшли башлады. Анда аның программасының һәр пункты белән танышырга мөмкин.

Рәсми биттә тематик бүлекләр формалаштырылган.Биредә кандидатның мәгариф, мәдәният, торак-коммуналь хуҗалык, коррупциягә каршы көрәш, яшьләр һәм башка өлкәләргә кагылышлы фикерләре урын алган.

«Мин Татарстан Республикасы халкы алдында җаваплылык тотам һәм аларга республикабыз үсешенең киләчәктәге үсешенә, мәрхәмәтлелек, хөрмәт, азатлык һәм гаделлек кыйммәтләрен гәүдәләндерүче үз күзаллавымны тәкъдим итәргә әзер», – диелгән сәясәтченең сайтта урнаштырылган сәясәт мөрәҗәгатендә.

Альмир Михеевтан тыш, Татарстан Президенты вазифасына Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Олег Коробченко («Үсеш партиясе»), Альфред Вәлиев («Россия коммунистлары») һәм Владимир Сурчилов (ЛДПР) дәгъва кыла.


Фикер өстәү