Помидор белән ташкабактан кышка салат ясау ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: 500 г кыздырылган ташкабак, 500 г помидор, 4 теш сарымсак, 1 чәй кашыгы тоз, 2 чәй кашыгы он, 2 аш кашыгы сары май яки атланмай.

Ташкабакны юып, очларын кисеп ташлыйбыз һәм боҗралап турыйбыз (артык үсеп киткәннәрен кабыгы һәм төшләреннән чистартабыз). Һәр боҗраны тозлы онда әвәләп, коңгырт төскә кергәнче, атланмайда кыздырып алабыз. Сарымсакны ваклап турыйбыз. Помидорны өлешләргә бүләбез. Ташкабакны, томат һәм сарымсакны катламлап урнаштырабыз (банка авызына 2 сантиметр җитми калсын). Тоз өстәп, капкач белән каплыйбыз да “су мунчасы”нда 35 минут стерильләштерәбез. Шуннан капкачны борып ябабыз, банканың астын-өскә әйләндереп, җылы әйбер белән бер тәүлеккә төреп куябыз.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү