20 яшьлек кыз бала һәм әни кешене бәрдерткән

Уфада 20 яшьлек кыз «Тойота» машинасында ана белән баланы бәрдергән.

Алар юлны «зебра» аша кисеп чыгып барган булган.

Юл һәлакәте Уфа дәүләт нефть техник университеты районында була. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, автомобиль руле артында 20 яшьлек кыз булган. Бәрелгәннән соң әни белән бала икесе ике якка барып төшкән.

Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килеп җиткән. Зыян күргән бала комада.

Авариянең нечкәлекләре ачылана.


Фикер өстәү