Татарстанда бозлы яңгырлар явачак

15 августта (шимбә) Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, боз яварга һәм томан төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төнлә һава торышы начарланыр дип фаразлана. Төнлә һәм иртән томан төшүе, төнлә һәм көндез боз һәм көчле яңгыр явуы көтелә. Көндез кайбер районнарда боз яварга мөмкин.

Моннан тыш, җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитүе ихтимал.


Фикер өстәү