Чаллы театры Аяз Гыйләҗев исемен йөртәчәк

Чаллы дәүләт татар драма театрына иң яхшы исем буенча бәйге йомгаклары билгеле. Театр атаклы язучы, публицист, әдәби тәнкыйтьче Аяз Гыйләҗев исемен йөртәчәк. Татар, рус һәм башка телләрдә басылып чыккан утызга якын драма әсәре һәм иллеләп китап авторы ул. Аяз Гыйләҗевның «Өч аршин җир» пьесасы Чаллы театрының визит карточкасына әйләнде. Хәтерләсәгез, быел җәен мәдәният министры Ирада Әюпова автокалага эшлекле сәфәре вакытында халыкны театр исемен сайлауга җәлеп итәргә чакырган иде. Бәйгегә барлыгы 187 гариза алынып, 200дән артыграк исем каралган. Җиңүчеләргә быелгы театр сезоны дәвамында спектакльләргә бушлай йөрү өчен ике кешелек абонементлар тапшырылачак. Театрның яңа бинасын ачу август азагында булачак. Яңа сезонда тамашачыларны 5 спектакль көтә.

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү