Сайлау кәгазьләре ике төрле булачак

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президентын сайлауга бюллетень формасын раслады.

Комиссия утырышында кабул ителгән карар нигезендә, республика Президентын сайлауда тавыш бирү өчен 2 төрле: тавышларны кулдан исәпләү һәм машина ярдәмендә (КОИБ) исәпләү өчен бюллетеньнәр бастырып чыгарылачак. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев аңлатып үткәнчә, Президент сайлау өчен 2937257 бюллетень, шул исәптән тавышларны машина ярдәмендә исәпләү өчен – 98900 сайлау бюллетене эшләнеләчәк. Тавышларны кулдан санау өчен билгеләнгән сайлау кәгазьләренең тексты татар һәм рус телләрендә бастырып чыгарылачак. Теркәлгән кандидатларның фамилияләре, әлифба тәртибендә, сайлау бюллетененең бер ягында гына урнаштырылачак. Бюллетеньнең алгы ягы ачык яшел төстәге саклагыч штрих-челтәр белән тәэмин ителәчәк. КОИБ өчен сайлау бюллетеньнәре дә ике телдә басылып, кандидатларның фамилияләре әлифба тәртибендә тезелеп китәчәк. Тик саклагыч штрих-челтәре генә бюллетеньнәрнең кире ягында булачак.

Татарстан Президентын сайлау 11, 12 һәм 13 сентябрьдә узачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү