«Тәртип» яңадан кайта

Бүгеннән Казанда 93,1 FM дулкынында «Тәртип» радиосы эшли башлады. Чаллыда «Тәртип»не 90,2 ешлыгында 28 августтан тыңлый алачаклар. Оештыручылар әйтүенчә, радионың яңадан эшли башлавы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылган. «Тәртип»не нинди киләчәк көтә? Радио үзгәрәме, әллә элеккеге форматта эшләячәкме? Алар «Китап» белән бер-берсен кабатламасмы? Без бу сорауларны оештыручыларга бирдек.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, болар – тугандаш радиолар:

– Бу ике радионың кыйблалары бер, ләкин һәркайсының  – үз юлы. «Китап» радиосы күбрәк әдәбият өлкәсендә махсуслаша. Анда музыкадан тыш, төрле хикәяләр, шигъри әсәрләр яңгырый, спектакльләр куела. Ә «Тәртип» – рухи байлыкка нигезләнгән радио. Анда дини программалар да, рухи кыйммәтләр турында да чыгышлар булачак. Миңа калса, алар бер-берсен тулыландырып торачаклар.

Радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова әлеге хәбәрне халыкка бүләк дип бәяли:

– «Тәртип»кә бөтен шартлар да тудырыла, безнең үз студиябез, эш урыныбыз булачак. Без Декабристлар урамы, 2 нче йортта эшли башлаячакбыз. Штатлар расланган, ул турыда соңрак хәбәр итәрбез. Элеккедән дә яхшырак итеп эшләргә вәгъдә бирәбез. Ә инде радионың кирәклеген аңлап, аны халыкка яңадан бүләк иткән җитәкчеләргә ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Кыйблабызга килгәндә, радионың нигезе шул ук калачак. Без үткәннәр белән бүгенге арасында күпер буларак хезмәт итәчәкбез. Шул ук вакытта бераз үзгәрергә дә туры киләчәк.

Сүз уңаеннан, «Тәртип FM» Казанда 2008 елдан эшли башлаган иде. Башта башкалада һәм чиктәш районнарда 87,8 FM ешлыгында тыңлап булды. Радио күбесенчә татар җырларын, сирәк очрый торган язмаларны, югалып барган әсәрләрне, халык җәүһәрләрен яңгыратты. Радио, 2016 елда мөстәкыйль ешлыгын югалтып, «Болгар» радиосында тапшыру формасында гына эфирга чыга башлады. Ризәлә Исмәгыйлова әйтүенчә, нәкъ менә шушы радио «Тәртип»не аерым ешлык алганчы саклап калды.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү