Иң мөһиме – хаталарны төзәтү һәм кабатламау

Бүген башкарган эшләр – киләчәк өчен. Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе шундый рухта Алабугада узды. Очрашуда быелгы уңышлар, җитешсезлекләр, башкарасы эшләр хакында сөйләштеләр.

«Элемтәне югалтмыйсы иде»

Киңәшмәгә кадәр Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән берлектә, Алабугадагы берничә белем бирү учреждениесендә булды. Аларның берсе – Алабуга политехника көллияте. Хәзерге вакытта бу уку йорты шәһәрне һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасы резидентлары булып саналган сәнәгать предприятиеләрен эшче кадрлар белән тәэмин итеп тора.

КФУның Университет мәктәбе исә аларга яңа уку бинасын тәкъдим итте. Ул 5 нче гомуми белем бирү мәктәбе базасында эшләячәк. Монда IT тармак, химия-биология, социаль-икътисади юнәлеш буенча сыйныфлар булачак. Фәннәрне исә университетның профильле институт мөгаллимнәре укытачак. 1 сентябрьдә Университет мәктәбе 465 баланы кабул итәргә әзерләнә. Президент мондый мәктәпләрнең мөһим булуын ассызыклады.

Аларның уңышлары республика мәгариф системасының сыйфатын күрсәтә. Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Адымнар-Алабуга» күптелле мәктәбендә БДИны 100 баллга тапшырган мәктәп укучылары белән очраштылар.

Сүз уңаеннан, бу – Татарстанда «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы кысасында ачылган беренче мәктәп. Ул 1224 укучыга исәпләнгән. Төзелеш эшләренә 1,3 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән иде. Аның 217 миллионы җиһазлар сатып алуга тотылган. Мәктәпнең мәйданы 24625 кв. метрны тәшкил итә.

Белем бирү үзәгендә 170 хезмәткәр эшләячәк. 41 класс тупланган. Белем көнендә 1030 баланы кабул итәргә әзерләнәләр. Бу мәктәптә укытуны гуманитар һәм техник профильләр буенча оештырачаклар. Укучыларга робот техникасы, 3D-модельләштерү, IT-тармак буенча сәләтләрен үстерү мөмкинлеге биреләчәк. Мәктәптә фото һәм телестудия, типографиягә кадәр бар.

Исеменнән күренгәнчә, биредә балаларга белем бирү өч телдә алып барыла. Моңа өстәп, күптелле мәктәп базасында «Тулы көн мәктәбе» дә оештырылачак.

– Үзегезне Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербургның югары уку йортларында тапсагыз иде. Чикләүләр юк. Мин гел әйтә киләм: балалар кайда тели, шунда укырга тиеш. Тик сезнең белән элемтәне югалтмыйсы иде, – диде Президент егет-кызларга очрашуда. Ул шулай ук, 2019 ел белән чагыштырганда, быел имтиханнарда 100 балл туплаган укучыларның 40ка күбрәк булуын да әйтте.

– Сезгә белем биргән укытучыларга, әти-әниләрегезгә рәхмәт. Алга таба да үзегезне күрсәтерсез дип өметләнәм. Белемне дөрес кулланырга кирәк. Замана югары дәрәҗәдәге белгечләрне таләп итә. Сезнең уңышлар безнең республиканың мәгариф системасы сыйфатын күрсәтә, – ди Рөстәм Миңнеханов.

Шушы ук комплекста Президент беренче сыйныфка керәчәк 14 балага «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысасында мәктәп кирәк-яракларын тапшырды.

Ә район башлыклары Рөстәм Миңнеханов кулыннан 200 микроавтобус ачкычын алды.

– Һәр җирдә дә балалар бертөрле – шәһәрдә дә, авылларда да. Алар – татарстанлылар. Мәктәп автобусларына карата катгый таләпләр куела. Болары Алабугада җитештерелгән. Алар искиткеч. Балаларыбызның мәктәптән өйгә кадәр юлында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барысын да эшләрбез, – диде Президент.

«Заман таләбенә җавап бирә алдыгыз»

Балалар экран каршына түгел, кабат парта арасына җыелачак. Рөстәм Миңнеханов август киңәшмәсендә уку елының элеккеге форматта, әмма куркынычсызлык таләпләрен үтәп башланачагын әйтте.

Бу ел һәр тармакка да сынау булды. Мәгариф өлкәсе дә вакыт таләбенә җавап бирде. Президент әйтүенчә, бер яктан белем бирүнең онлайнга күчүе, санитар таләпләрне үтәп, БДИ тапшыру укучыларның да, укытучыларның да яңа шартларда эшләргә әзер булуын күрсәтсә, икенче яктан яңа карарлар кабул итүне дә сорады. Шулай да мәгариф хезмәткәрләре сынатмады.

Август киңәшмәсендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов төп доклад белән чыгыш ясады. Ул БДИ нәтиҗәләре буенча алдынгы район һәм шәһәрләр исемлеге, олимпиадаларда җиңү яулаган, медалист балалар белән таныштырды.

Күңелле яңалык башлангыч мәктәп укучыларына кагыла. Билгеле булганча, яңа уку елыннан башлап 1 – 4 сыйныф балаларына бушлай туклану каралган. Бу – 209 мең укучы дигән сүз. Әлеге максатка 859,9 млн сум акча тотылачак. Шуның 498,8 миллионы – федераль бюджеттан.

Укытучыларга исә акчалата «күчтәнәч» бар. Татарстанда 1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләре ай саен 5әр мең сум акча алачак, түләү федераль бюджеттан башкарыла.

«Телнең матурлыгына сокландым»

Россия Мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко киңәшмәдә татар теленә сусавын шушы сүзләр белән белдерде.

– Мәскәүдә татар телен бик ишетеп булмый, – диде ул. – Конституциягә бәйле рәвештә төзәтмәләр кертү буенча төркемдә кайбер коллегаларыгыз белән бергә эшләдек. Юкка эшләмәгәнбез икән.

Рөстәм Миңнеханов исә тагын бер кат ана телен белүнең һәркемнең бурычы икәнен искәртте. Президент әйтүенчә, Татарстанда туган телне саклау буенча шактый эш башкарыла. Моны ул киләчәк буын алдындагы бурыч дип күрә.

Туган телне өйрәтү мәсьәләсенә җиңел караучы районнар да бар икән. Президент аларга шелтә белдерде. Бу – Сарман, Нурлат, Югары Ослан, Чистай, Азнакай, Буа, Баулы, Лениногорск, Әлмәт районнары.

– Без бу хакта гел әйтеп торабыз, тик сезнең мөнәсәбәтегез аңлашылмый, – диде ул. – Күп тел белү – өстенлек. Әмма моны кайбер районнар аңламый әле.

Канун бар, үтәмәскә ярамый – подзаг.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев утырышта игътибарны тагын бер мөһим нәрсәгә – туган телне өйрәнү һәм саклау мәсьәләсенә юнәлтте. Хәер, бу мәсьәлә гомер-гомергә мәгариф тармагы белән бергә атлады инде.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, хәзер ил Конституциясе нигезендә барлык халыкларга да туган телне өйрәнү һәм саклау хокукы бирелә. Аны инде хәзер федераль ведомстволар да инкарь итә алмый.

– Кабул ителгән төзәтмәләрнең гамәлгә ашырылачагында шик булмасын иде, – дип саный ул. – Хәзер инде бер генә ведомство да Төп Законны үтәмәскә юл куймас. Өстәвенә 69 нчы маддәгә  дәүләтнең барлык халыкларның һәм этник бергәлекләрнең мәдәни үзенчәлеген яклавы турында пункт та кушылды.

Тел мәсьәләсе укытучыларның да, ата-аналарның да борчуын уята.

– Алга таба моңа кадәр яшәгән кебек яшәргә ярамый. Закон кабул ителде, укыту һәм тәрбия программаларын бергәләп эшләргә ел бар. Бер-беребезне аңлый башласак, трибунадан башка болай ачынып сөйләмәбез, – ди Минтимер Шәймиев. Сүз уңаеннан, ул Татарстанда Президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе төзелүен һәм аның рәисе булган Марат Әхмәтовның бу өлкәдә актив эшчәнлек башлап җибәрүен дә искәртте.

Өстәлдә икмәк булса, барлык мәсьәләләрне – шул исәптән уку-укытуга бәйлеләрен дә хәл итеп була, дип саный Минтимер Шәймиев. Моннан да артыгын әйтеп тору кирәкмидер инде.

P.S.  Чарада мәгариф хезмәткәрләренә бүләкләр дә тапшырдылар. Президент, ялгышып, бер укытучыга медален дөрес якка такмады. Үз хатасын аңлап, ул: «Мондый хәлләр була. Иң мөһиме – хатаны танып, вакытында төзәтү», – диде. Рөстәм Миңнехановның бу сүзләрен туган телләрне үстерүгә формаль карашта булган районнарга карата да кулланырга бик мөмкин.

САН

Татарстанда 1402 мәктәп эшли, аларның 286 филиалы бар. Барлыгы 433599 укучы белем ала.

1 сентябрьдә Татарстанда 8 яңа мәктәп ачылачак, авыл җирлегендәге һәм кече шәһәрләрдәге 42 мәктәпнең матди-техник базасы яңартылачак.

2010 – 2019 елларда республикада 62 мәктәп төзелгән. Моңа 23,17 млрд сум акча тотылган.

«Адымнар» күптелле мәктәпләренә укытучылар әзерләү өчен, КФУ максатчан программа нигезендә 150 абитуриентны кабул иткән.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү