Рөстәм Миңнеханов “Кыргый ферма” экопаркында булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында сәфәр кылд. Биредә ул “Кыргый ферма” экопаркында булды. Республикада туристларның иң яраткан урыннарыннан берсе бу: экопаркта 200гә якын тимгелле болан һәм марал яши.

“Кыргый ферма” моннан 4 ел элегрәк Балык Бистәсеннән 70 чакрым ераклыкта –ташландык Степановка авылы территориясендә пәйда булган. Инвесторлар бирегә Таулы Алтайдан 17 тимгелле болан һәм 24 марал алып кайткан. Хайваннар иркен утарларга урнаштырылып, алар өчен табигый шартлар яшәү шартлары тудырылган. Өч елдан соң затлы боланнар инде 100 башка җиткән. Шуннан соң Алтайның мөгезле кунаклары әз-әзләп Шомбыт заказнигы территориясенә иреккә чыгарыла башлаган. Бүген инде 20 хайван иректә йөри.
“Болан фермасы – районның тиңдәшсез үзенчәлеге”, – диде Президент хайваннар белән табигый мохитләрендә очрашканнан соң, тәэсирләре белән уртаклашып. Аның фикеренчә, мондый проектлар кыргый табигатьне саклауга, авылларны үстерү һәм яңа эш урыннарын булдыруга ярдәм итә. Эко-туризм иcә гаилә белән ял итәргә, республиканың тиңдәшсез матурлыгы һәм табигате белән танышырга мөмкинлек бирә.

,


Фикер өстәү