Нуриев фестивален үткәрү буенча ачыклык керттеләр

Коронавирус вазгыяте сәбәпле, 2020 елда Нуриев фестивале булмаячак. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Нуриев фестивален без кичектерергә мәҗбүр булачакбыз, М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов белән фикер алыштык», — диде министрлык башлыгы.

Ирада Әюпова сүзләренчә, фестивальне коронавирус аркасында кертелгән чикләү шартларында оештыру күп сораулар тудыра. Мисал өчен, фестивальгә чит ил башкаручылары ничек килә алачагы аңлашылмый.

«Сораулар күп. Без быел аны тиешле дәрәҗәдә үткәрә алмыйбыз», — диде мәдәният министры Нуриев фестивале турында.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале шулай ук кичектерелә, чөнки онлайн-форматта ул бик күп нәрсәне югалтачак, дип саный Әюпова. «Шулай да мөселман киносы фестивале — ул оффлайн-тарих, монда энергетика, коммуникация мөһим», — дип өстәде министр.

Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та «Татар-информ» каналында күреп була. Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

/Татар-информ

 


Фикер өстәү