«Казаноргсинтез» Татарстандагы спорт тармагына нинди өлеш кертә?

Казанны Россиянең спорт башкаласы дип саныйлар икән, монда республиканың эре предприятие-оешмаларының да өлеше бар. Спорт – чыгымлы тармак. Мөмкинлекләр, шартлар булмаса, җиңүләр дә булмас иде. «Казаноргсинтез» предприятиесе дә – Татарстандагы спорт тармагына битараф булмаган зур оешмаларның берсе. Җиңүләргә алар нинди өлеш кертә? Үзләреннән белештек.

Спорт өчен – миллиардлар

Ел саен «Казаноргсинтез» җәмгыяте спорт тармагын үстерү һәм спортка ярдәм итү өчен зур суммада акча бүлеп бирә. Мисал өчен, 2018 елда гына да предприятие әлеге максатларга 2,7 млрд сум юнәлткән. Шактый зур суммада акча һәвәскәр һәм профессиональ командаларга ярдәм итүгә дә, шәһәр халкына спорт белән шөгыльләнергә шартлар тудыру өчен дә күчерелә.

Спорт белән шөгыльләнү өчен заводның үзендә дә шартлар җитәрлек. Шунысы да бар: «Казаноргсинтез»да спортка яшьләр генә түгел, өлкән буын да тартыла. Предприятиенең спорт тормышы исә узган гасырның 60 нчы елларында башланып китә.

Хәтерләсәгез, былтыр завод янәшәсендә күпфункцияле спорт комплексы төзелә башлавын язган идек. Сөенче алырга була: үзәк төзелеп беткән, сентябрьдә ачылыр дигән өмет бар. Димәк, яуланасы үрләре дә алда әле, без дә бу җиңүләрнең шаһиты булырбыз. Ә хәзергә булган җиңүләре белән дә мактанырлык. Волейбол, футбол, чаңгы шуу – «Казаноргсинтез»ның хезмәткәрләре шушы спорт төрләрен аеруча үз итә.

Заводның профсоюз оешмасы белән берлектә соңгы ике елда өч дистәгә якын спорт чарасы оештырылган. Анда 2 меңнән артык хезмәткәр катнашкан. Бу – 12 төрле спорт төре буенча завод эшчеләре спартакиадасы да, чаңгы ярышлары да, шахмат-шашка турниры да.

Предприятие хезмәткәрләреннән тупланган командалар төрле дәрәҗәдәге ярышларда да уңышлы чыгыш ясый. «Казаноргсинтез»ның волейбол командасы аеруча сөендереп тора. Соңгы өч елда спортчылар сәнәгать предприятиеләре арасындагы «Казан Бизнес Лига» корпоратив чемпионатында – беренче, «Татхимфармпрепаратлар» кубогына ярышларда икенче урынны яулаган.

Ир-атлар волейбол командасы Химиклар мәдәният йорты базасында шөгыльләнә. Хатын-кызларга исә махсус тренер белән дәресләр үткәрелә икән.

Мини-футбол буенча җыелма команда өчен завод профкомы «Олимпиец» спорт комплексында залны арендалап тора, спортчылар шунда шөгыльләнә.

2017 елның җәендә «Синтез» футбол командасы ир-атлар арасында Казан Кубогы иясе булды. 2018 елның маенда футболчылар химия тармагы предприятиеләре арасында икенче мәртәбә Россия чемпионы булып танылды. Былтыр Төркиядә узган «Спорт дулкыны» фестиваленнән җиңү белән кайтканнар.

Күмәк ярышларда да бердәм завод эшчеләре. «Казаноргсинтез» хезмәткәрләре Росхимпрофсоюз спартакиадаларында катнашып килә. Биредә ярышлар өстәл теннисы, волейбол, теннис, кросс, аркан тарту һәм шахмат кебек спорт төрләре буенча оештырыла. Сынатмыйлар! Күптән түгел кышкы спартакиада да оештыра башлаганнар. «Казаноргсинтез» монда ике ел рәттән 2 нче урынны яулый.

Ярышканда да матур буласы килә. Заводның профсоюз оешмасы белән берлектә бөтен җыелма команда өчен бердәй дизайнлы яңа форма сатып алынган. Комплектка командалы спорт төрләре катнашучылары ия булган.

Оешманың спорт тормышы турында сөйләгәндә, чаңгы ярышларын искә алмыйча булмый. Ел да «Россия чаңгы юлы»нда предприятиенең 500дән артык кешесе катнаша. Аларга хәтта аерым старт та бирәләр – кешеләре шулкадәр күп чөнки! «Милләтләр кроссы» вакытында да шул ук хәл.

Татарстан өчен

«Казаноргсинтез» даими нигездә шәһәр һәм республиканың спорт индустриясен үстерүгә акча кертә. Әйтик, 2018 елдан 2020 елга кадәр «Оргсинтез» йөзү бассейны төзекләндерелде. Аңа нигез салынганнан бирле хәзерге вакытка кадәр бассейн «Казаноргсинтез» тарафыннан финанслана.

Реконструкция вакытында түшәм һәм диварны тулысынча алыштырганнар. Комплекста заманча яктырту системасы һәм видеокүзәтү урнаштырылган. Янгын сигнализациясе, вентиляция, һаваны киптерү һәм җилләтү системалары тулысынча яңартылган. Бассейнның суы һәм су әзерләү багы алыштырылган, кече ванналарны фильтрлау системасы да яңа, җылылык белән хәзер электрон рәвештә идарә итү мөмкин.

Шәһәрнең күп кенә урыннарында, спорт белән шөгыльләнү өчен, «ТАИФ» һәм «Казаноргсинтез» ярдәмендә кирәкле инфраструктура барлыкка килде. Казан янындагы «Кояшлы» ял базасы территориясендә спорт стадионы зур төзекләндерү кичерде. Яңарту эшләре 2017 елдан бирле бара инде. Шушы вакыт эчендә стадион күзгә күренеп үзгәрә – ясалма газонлы футбол кыры барлыкка килә, ворк-аут зонасы булдырыла, йөгерү белән шөгыльләнү өчен аерым юллар каралган. Куркынычсызлык өчен дә борчыласы түгел – монда якты һәм уңайлы.

«Синтез» – республика горурлыгы

«Казаноргсинтез» ярдәме белән «Синтез» ватерпол командасы да җиңүләргә таба юл яра. Команда – күп титуллар иясе. 2020 елның маенда «Синтез» спортчылары яңадан алдынгы булуын дәлилләде: ил беренчелегендә Россия чемпионы булып танылды, Европа Чемпионнар лигасында уңышлы чыгыш ясады.

«Синтез»ның киләчәккә нияте – чемпион титулын раслап калу гына түгел, Россия Кубогын, Суперкубоны оту да. Әлбәттә, дөнья чемпионаты һәм Олимпиада да ымсындыра.

Хәзерге вакытта «Синтез» ватерпол клубы спортчылары бассейнда күнегүләрне яңадан башлап җибәргәннәр. Командага җәйге җыенны «өй» мәйданчыгында – «Оргсинтез» бассейнында үткәрергә туры киләчәк. Гадәттә бу җыен чит илдә үткәрелә иде.

– Бассейнны яңартуга күп көч китте. ТАИФ һәм «Казаноргсинтез»га рәхмәт. Мондагы чишенү бүлмәсен генә алыйк. Андый бары тик хоккейчы һәм футболчыларда гына бар. Алдагы җиңүләр өчен барлык шартлар тудырылган, – ди «Синтез» клубы президенты, Дәүләт Думасы депутаты,

Олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров. Саунасы, хәммамы, массаж бүлмәсе дә бар икән хәтта. Егетләргә шөгыльләнү дә рәхәт бер ял кебек кенә, димәк. «Синтез»ның балалар спортын үстерүгә карата да планнары бар. Ирек Зиннуров әйтүенчә, Татарстанда су спорты төрләре буенча балалар клублары күп түгел.

– «Синтез» җитәкчелеге академия төзергә карар кылды. Су спорты төрләре буенча балалар мәктәбе булыр ул. Әле ул яралып кына килә. Аздан гына башларбыз. Әмма киләчәктә бу мәктәп тә башка клублар белән көндәш булырга тиеш. Йөзү буенча мәктәпләр күп, су полосы буенча аз. Суга сикерү буенча бары тик берәү. Бу өлкәдә эшлисе эшләр бар әле, – ди ул.

 

Владимир Леонов, Татарстанның спорт министры:

– «ТАИФ»ка, «Казаноргсинтез»га рәхмәт. Профессиональ спортны үстерү һәм яңа ярдәм итү ресурслар, шул исәптән матди ресурслар да таләп итә. Татарстан өчен, безнең өчен чыгыш ясаганда, спортчыларыбызга моны тоташ альтруизмга таянып эшләргә рөхсәт итә алмыйбыз. Катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, элеккеге килешүләребез гамәлдә, алар озайтыла. Һәм моның өчен компания җитәкчелегенә зур рәхмәт.

Чулпан Гарифуллин


Фикер өстәү