Киләчәкне ничек коткарырыга?

Моннан бер атна тирәсе элек Берләшкән Милләтләр оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерриш пандемия вакытында мәгариф мәсьәләләренә багышланган видеомөрәҗәгать белән чыкты. Ул коронавирус белән бәйле рәвештә бөтендөньяда мәгариф системасының соңгы чор тарихында иң зур җимерелү кичерүен билгеләп үтте. 160тан артык илдә мәктәпләр ябылган, миллиард тирәсе бала өйләрдә бикләнгән икән.

Антониу Гутерреш. ФОТО: dailystorm.ru

БМО халыкара партнерлар белән бергәләп дүрт этаптан торган «Безнең киләчәгебезне коткарыгыз» дигән кампания башлап җибәрә икән. Финанслау, мәктәпләрне ачу, милли азчылыкларга, инвалидларга, качакларга белем бирү проблемасын хәл итү – Нью-Йорктан торып менә шул мәсьәләләрне чишәргә тели генераль секретарь. Әлбәттә, бу проблемаларны хәл итәргә БМОның күпчелек очракта теше үтми. Шуңа күрә «киләчәкне коткару» пропаганда кампаниясе генә булып кала. Финанслау мәсьәләсен дә, мәктәпләрне ачу-ябу проблемасын да төрле илләрнең үз хөкүмәтләре хәл итә. Тик шулай да дөнья масштабында проблеманың күтәрелеп чыгуы – уңай күренеш, билгеле. Гутерришның мөрәҗәгатендә педагогик методларны һәм принципларны яңадан карап чыгу, сыйфатлы белем бирә торган яңа системалар булдыру турында фикерләр дә бар. Мәгариф өлкәсендә хәзер кабул ителә торган карарлар киләчәк унъеллыкларда дөньяның үсешен хәл итәчәк дип тә акыллы рәвештә билгеләп үтелә.

Инде үзебезгә әйләнеп кайтсак, быелгы яз мәктәп һәм белем бирү проблемаларын бик кискен итеп ачып күрсәтте бит җәмгыятькә. Моңарчы балаларының белем алуы белән әллә ни кызыксынмаган әти-әниләр дә укытучы хезмәтенең ни икәнен күрде. Хәзер баласы тәртипле булып укып йөргәннәр дә: «Мәктәпкә генә бара күрсеннәр», – дип теләк теләп утыра. Дистанцион укуның бөтен «рәхәтлек»ләрен балалар да, өлкәннәр дә күрде. Дистантта яхшы яклар да булырга тиеш, әлбәттә. Әмма белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә өйдә торып укудан башка да проблемалар җитәрлек. Әйтик, газета хәбәрчесе быел гына беренче сыйныфны бетергән (соңгы айларын дистанцион рәвештә) бала белән сөйләшеп утырды. «Коронавирус сентябрьдә дә булсын иде», – ди ихлас күңелдән икенчегә барырга тиешле укучы. Аның беркатлы бу теләге безнең белем бирү системасындагы бик тирән бер чирне ачып бирә бит. Балаларның мәктәпкә барырга теләмәве бер яктан караганда бик табигый нәрсә инде табигыйлеккә, әмма әнә шул табигыйлеге белән куркыныч та инде ул. Белем алуга омтылыш-мотив юк икән, укытучы нинди генә талант булмасын, бала шәхесе алдында көчсез. Эшне яратып эшләгәндә генә ниндидер югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Бу аксиома белем алу өлкәсенә дә карый. Ләкин безнең мәгариф системасы шундый итеп корылган ки, котылгысыз рәвештә укытучы – таләп итүче, бала гаепләнүче сыйфатында чыгыш ясый.

Гаепләнүченең хөкем эскәмиясендә яратып утыруын күз алдына китереп карагыз инде сез. Укытучы үзе дә шулай ук мәгариф бюрократиясе алдында җавап бирүче, хөкем ителүче сыйфатында гомер сөрә, туктаусыз отчетлар, кәгазь тутыру, саннарны бизәп күрсәтү мәҗбүрилеге аның да гайрәтен чигерә. Һәм ике гаепле, мәктәп стенасы артында күзгә-күз очрашалар да, китә инде үзара үч алулар, балаларның укытучыны уңайсыз хәлдә төшереп видеосын интернетка элүләре. Менә мондый игълан ителмәгән сугыш үзара мәхәббәтне көчәйтми дә көчәйтми инде.

Блогерларның берсе интернетта киләчәк мәктәбен менә болайрак күзаллый.

  • 1. «Иң наданы да аңлап бетермичә торып, сыйныф алга бармый» дигән кагыйдәдән баш тарту. Мәктәп укучының өйрәнү тизлеген чикләргә тиеш түгел. Моның өчен һәр баланың үз үсеш планы кирәк.
  • 2. Хаталары өчен баланы җәзага тартудан туктау. Хаталану – бик яхшы нәрсә. Бу, димәк, проблеманы чишүнең яңа юлларын эзләү дигән сүз. Бары тик бер үк хатаны кабатлаудан гына котылырга кирәк. “Икеле”, “өчле” дигән билгеләрдән баш тарту мөһим. Система бүләкләүнең булуы-булмавы шартларында да бик яхшы эшли ала.
  • 3. Укучыны җавабы дәреслектә язылганга туры килү-килмәүгә карап бәяләүдән туктау. Мөстәкыйль фикерләүне хуплау бик мөһим. Бала һәр нәрсәгә, хәтта әти-әни һәм укытучы сүзләренә дә тәнкыйди карарга өйрәнергә тиеш.
  • 4. Теория белән практика арасындагы аерма бик кечкенә булырга тиеш. Һәр өйрәнелгән нәрсә практикада сыналып каралырга тиеш. Мәктәпләрнең үз лабораторияләре булсын.
  • 5. Яхшы дәреснең критерие – кызыклылык. Балаларның эче поша икән – дәресне тамырдан үзгәртергә.
  • 6. Бер үк мәсьәләне чишүнең төрле юлларын табу хупланырга тиеш. Чишелешнең 20 – 30 варианты булудан курыкмаска.
  • 7. Бала хокукы белән өлкәннәр хокукы берни белән дә аерылмый. Алар бары тик җаваплылык дәрәҗәсе белән генә аерыла. Баланы түбәнсетү булырга тиеш түгел.

Бик гади, әмма бераз гына утопиягә охшаган пунктлар болар. Әйтик, беренче пунктны тормышка ашыру өчен генә дә мәктәпне революцион үзгәртеп корырга туры киләчәк. Бөтенләй яңа система, финанслауның бөтенләй яңа югарылыктагы дәрәҗәсен таләп итә ул. Болай бездә профиль класслары оештырып аны өлешчә хәл итәргә тырышып карадылар инде. Тулысынча ук барып чыкмады. Икенче пунктны бик талантлы укытучылар тормышка ашыра ала. Мәһдиевне искә төшерик әле: «Син менә белгәнгә күрә ялгыштың», – ди укытучы, керәле-чыгалы русча сөйләшкән укучысына. Тик менә андый шәхес-укытучылар күп булмый шул. Иң башта укытучының үзен «ялгышырга» өйрәтәсе бар.

3 һәм 6 пунктлар турында бер мәшһүр репетиторның яңа табадан төшкән истәлекләре бар миндә. 11 нче сыйныфта математикадан «икеле»дән башка билге алмыйча укыган укучының әнисе елый-елый шалтыраткан аңа. Бала һич кенә дә укырга теләми икән. Әни исә, «юлын табып», мәктәп тәмамлауга якынлашкан хөрәсәнне төзәтүне үтенә. Дистанцион белем бирүдәге уңышлары белән бөтен Россиягә танылган укытучы киткән инде ялкау белән танышу өчен өенә. Билгеле инде, үсмер аны сөенеп каршы алмаган, төксе генә ярдәмнән баш тарткан. Репетитор исә аңа математик уен тәкъдим иткән. Сүзне үзенә бирик әле: «Уйный башладык. Бер искиткеч адым, икенче шаккатыргыч адым – һәм ул мине яшен тизлегендә җиңеп ташлады. Мондый уенны минем беркайчан да оттырганым юк иде әле. Артык гаҗәп. Бу очраклы җиңү булса иде… Даһиларча уйланылган адымнар һәм сокландыргыч мантыйкый фикерләү… Һәм аның математикадан «икеле»ләр». Наданны «өчле»гә тартырга дип килгән репетитор аның дәфтәрләре белән кызыксынган. «Анда күргәннәремне беркайчан да онытмам», – ди ул. Стандарт мәсьәләләрнең гадәти булмаган чишелешләре. Укытучы аларны кызыл белән сызып ташлаган, «Класста болай өйрәнмәдек!» дигән сүзләр язып «икеле» куйган. Барысын да яза китсәң, озынга китә. Ахыры болайрак. Әнине баланың даһи икәнлегенә ышандырып булмаган. Репетиторга түләүдән баш тарткан, килеп йөрмәскә кушкан. Тик бала үзе кызыксынган инде, үз көченә ышана башлаган. Хакын эшли башлагач түләү белән үзен имтиханнарга әзерләүне сораган. Хәзер инде мехматның икенче курсын тәмамлый, студент олимпиадаларында һәм конференцияләрендә чыгышлар ясый, Яндекста эшли, ди. Эшләп алган акчасыннан репетиторга дәресләр хакын түләгән инде.

Киләчәк мәктәбе киләчәк укучысын гына түгел, киләчәк укытучысын да таләп итә шул. Кызганыч, стандарт булмаган андый шәхесләр сирәк була.

Рәшит Фәтхрахманов


Киләчәкне ничек коткарырыга?” язмасына фикерләр

  1. Язма бик ошады, бик дорес язылган. Тик бездэ бернэрсэ дэ уйлап эшлэнми. Купме реформалар кичердек, берсенен дэ мэгариф системасын алга жибэруен кургэн юк эле…. Автор бик дорес эйтэ, укытучынын да стандарт булмаганы кирэк шул. Лэкин андыйоар тагын системага туры килмилэр, таяк алар башына тошэчэк. Топтэн уйланып эшлэнсен иде. Ниндидер акчалар буленсен очен, аны узлэштеру очен тугел, нэкъ менэ килэчэкне коткару очен… Кул жылыту алгы планда тормасын…

Фикер өстәү