Мөселман яшьләре форумы үзенең форматын үзгәрткән

Бүген иртән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә X юбилей Мөселман яшьләре форумы катнашучылары җыелды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Мөселман яшьләре форумы үзенең форматын төптән үзгәртте. Оештыручылар чакырылган белгечләр белән бергә катнашучыларның кызыксынуларына карап биш мәйданчык тәкъдим итә: Коръән, әдәп-әхлак, медиа, проект һәм туристлык. Һәр катнашучы үзе өчен бары бер генә мәйданчыкны сайлады.

Быел Мөселман яшьләре форумы географиясе пандемия аркасында Татарстан Республикасы районнары белән генә чикләнде: катнашучылар саны 100 кешедән гыйбарәт булды. Форумда катнашучылар Алабугада бер атна – 2020 елның 22 августына кадәр булачак.

Мөселман яшьләре форумында катнашучыларның барысы да 18 яшьтән 30 яшькә кадәргеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәрбер катнашучы COVID йоктыручы белән элемтәдә булмавы хакында белешмә тапшырды.


Фикер өстәү