Виноград авырый. Нишләргә?

– Виноград ботаклары көл сипкән рәвешкә керде. Хәзер инде аңа нәрсә дә булса сибәргә дә соңдыр…

Сорауларга бакчачы-блогер Людмила Кудасова җавап бирә:

– Ончыл чык (мучнистая роса) авыруы бу. Гөмбәчекне «авызлыклау» өчен, 3 литр суга 3 аш кашыгы чәй содасы һәм бераз кер сабыны (уып) кушып, барысын бергә болгатыгыз да үсентеләргә бөркегез. Берәр атна узгач, көл суы сибегез. Анысы болай әзерләнелә: 10 литр суга 1 кило көл кушып, 5 көн тотарга. Шуннан соң виноград ботакларына бөркергә. Уңышын җыеп алгач, «Топаз» препараты сиптерегез. Гомумән, виноград чирләмәсен өчен, яз көне, бөреләре уянганчы, һәм көзен, кышка каплап куйганчы, үсентеләрне бордос сыекчасы белән эшкәртү әйбәт.


Фикер өстәү