– Яңа утырткан кыяр яфраклары тимгелләнә һәм начар үсә…
Сорауларга бакчачы-блогер Людмила Кудасова җавап бирә:
– Кыяр үсентеләрегезгә ялган ончыл чык авыруы (ложная мучниста роса) зыян китергән булса кирәк. Аңа хәзер химик препарат сиптереп булмый инде. Халык ысулын кулланып карасагыз гына шул… 1 литр сөткә 25 тамчы йод һәм 20 грамм кер сабыны (угычтан уып) кушып, катнашманы үсентеләргә бөркегез. Яисә 10 литр суга 1 литр эремчек суы нисбәтеннән катнашма ясап сиптерергә кирәк.