Сталин кичерә алмаган җитәкче, кем син?

Сабиров  Рәүф  Әхмәт улы

ТАССР Халык Комиссарлары  Советы рәисе (1921 – 1924 еллар)

Ленин аның фикерләренә колак салган

Мамадыш өязенең Айдар авылында (хәзер Теләче районы)  туып үскән егетнең фикерләренә Владимир Ильич Ленин да күп тапкырлар  колак салган, якташыбызның кайбер тәкъдимнәре хәтта Политбюро киңәшмәләренә дә куелган. Әмма мондый уңышлары Рәүф Сабировны  коткарып кала алмаган, киресенчә, үлемен якынайткан.

Сынауларга бирешми

Татар Үзәк башкарма комитеты рәисе итеп сайланганда,  аңа бары 27 яшь була. Әмма Рәүф Сабировның исеме Татарстан тарихыннан күп дистә елларга  юкка чыга. Әйтерсең лә, мондый кеше бөтенләй булмаган!  Бары тик  узган гасырның 90 нчы еллар башында гына күренекле тарихчы Булат Солтанбеков аның  исемен караңгылыктан  яктылыкка чыгара. Тарихчы КГБның ябык архивларында эзләнә.  Документларда «Советка каршы террорчылык  оешмасында әгъза буларак, шпионлыкта гаепләнгән» Сабировның хәтта кайсы ил белән элемтәдә торуын да язарга «оныталар».  Партиядән чыгарылганда социаль чыгышын яшерүдә гаеплиләр. Дөрес, аның әтисе Әхмәт Сабиров авылда азанчы булып,  көнгә берничә тапкыр  манарага менеп, азан әйтә. Ә болай  үз хезмәте белән көн күрүче крестьян була. Тикшерүче шулай ук Рәүф Сабировның мәдрәсәдә укыганын казып чыгара. Чыннан да, Рәүф башта үз авылында, аннан күрше Сатышта мәдрәсәдә укый, чөнки ул вакытта татар авылларында башка уку йортлары булмый.  Өстәвенә, андагы тәртипләр белән килешә алмаган Рәүфне мәдрәсәдән куып чыгаралар.  Шул сәбәпле ул әтисе белән дә каршылыкка керә.

Рәүф Сабиров гаиләдән бик иртә чыгып китә. Түбән Новгород, Екатеринослав шәһәрләрендә кара эшче булып эшли. 1915 елда аны армиягә алалар һәм ул Германия фронтында сугыша.  1918 елда Сабировны Икенче мөселман хәрби корылтаена делегат итеп сайлыйлар һәм Казанга озаталар. Әмма ул, әлегә партия әгъзасы булмаса да, большевиклар ягына баса һәм корылтайны  ташлап чыгып китә. Соңрак аңа шушы корылтайда  катнашкан өчен дә  гаеп тагалар.

Ул яңадан фронтка барып тормый. 1919 елның апрелендә Мамадыш башкарма комитеты рәисе итеп билгелиләр.  Бу вазыйфаны ул 1921 елга кадәр, иң авыр чорда башкара. Илдә Гражданнар сугышы бара, Колчак армиясе якынлаша. Халыкны дошманга каршы көрәшкә күтәрергә кирәк була. Кешеләр ачлыктан урамнарда егылып үләләр. Балалар бакчалары, мәктәпләр ябыла. Холера, тиф кебек  йогышлы авырулар тарала. Халык башкарма комитет  боерыкларына буйсынмый башлый. 1920 елда  Мамадышта хәрби кагыйдәләр кертелә.  Рәүф Сабиров  бу сынауны җиңеп чыга.

1921 елда аны  Татар Үзәк башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Ул эшләгән чорда  Татар республикасы 1921 елгы ачлык нәтиҗәсендә килеп чыккан кыенлыклардан котыла, туган туганны белмәгән Гражданнар сугышы туктатыла.  Авыл хуҗалыгы да аякка баса. Яңа икътисади сәясәт (НЭП)  сизелерлек уңай нәтиҗәләргә китерә. Элек ябылган предприятиеләр ачыла, яңалары төзелә. Бүгенге тикшерүчеләр бертавыштан Сабиров җитәкчелек иткәндә республикада халык хуҗалыгы һәм мәдәниятнең күтәрелеш чоры булган дип саный. Татар республикасы җитәкчесе  бик яхшы публицист та була.  1923 елда аның «Деревни  Татреспублики после голода» дигән китабы дөнья күрә.

Өч ел җитәкчелек иткәннән  соң Рәүф Сабировны  Мәскәүгә күчерәләр һәм СССР Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының милли бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр.  Югарыда әйтелгән гаепләрне тагып, 1929 елда партиядән куалар һәм кулга алалар.  Ике ел төрмәдә утырганнан соң иреккә чыгаралар,  Әлбәттә инде, башкача җитәкчелек эшенә якын да җибәрмиләр.  Ул «ЗиС» заводында   фрезерчы булып эшли башлый.  Аннан бригадир була, соңыннан профкомга сайлыйлар. Рәүф Сабиров,  югары белем алып, калган тормышын машина төзелешенә багышларга уйлый.  Әмма 1937 елда  кабат кулга алына. Бик каты җәзалаганнан соң, шул ук елның 30 декабрендә атып үтерәләр.

Ленин зур бәя биргән җитәкче, кем син?

Сталин кичерми

Рәүф Сабиров  1923 елның июнь аенда РКП(б) Үзәк Комитетының  Дүртенче  утырышында катнаша. Шушы гамәлне Булат Солтанбеков кулга алынуының төп сәбәбе дип саный.  Белгәнегезчә, бу – тарих битләренә кереп калган утырыш,  анда  төп игътибар «Солтангалиев эше»нә бирелә. (Күренекле татар революционеры  Мирсәет Хәйдәргали улы Солтангалиев  кулга алына, атып үтерелә, 1990 елда аклана.)  Әлеге  утырышта чыгыш ясаган Рәүф Сабиров  Сталин тарафыннан күрсәтелгән    гаепләүләрне якламый. Киресенчә: «Солтангалиевне  милләтчелектә һәм шовинизмда гаепләргә бернинди нигез дә юк», – дип яклап чыга.  Тарихтан белгәнебезчә, мондый гамәлләрне «бөек юлбашчы» онытмый һәм беркайчан да кичерми.

Өстәвенә  Сабировны  Сталинның төп палачы Николай Ежов та (дәүләт куркынычсызлыгы баш комиссары, 1937-1938 елларда массакүләм репрессия оештыручыларның берсе.  1940 елда «советка каршы дәүләт перевороты әзерләгән өчен» атып үтерелә)  яхшы белгән. 1921 елда алар  Татар өлкә комитетында бергә эшләгәннәр.

1930 елда кулга алынганнан соң Рәүф Сабиров беренчеләрдән булып үзенә аталган гаепләүләрне таный һәм тикшерү комитеты  белән  хезмәттәшлек итәргә ризалаша.  Шулай итеп,  рәсми төстә үзен «халык дошманы» итеп таный. Иптәшләре әйтүенчә, аның башкаларга да зыяны тия.  Әмма ул вакыттагы сорау алуларның методикасын  ишетеп, андагы хәлләрдән аз гына хәбәрдар булган кешеләр  мондый корбаннарның  ничек  барлыкка килгәнен бик яхшы аңлый…

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү