Мамадыш районы егете химиядән БДИны 100 баллга тапшырган

Мамадыш районының Үсәли урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучысы БДИны 100 баллга тапшырган.

Саф татар мәктәбендә укучы Искәндәр Шәрифуллин химиядән 100 балл җыйган. Ул төрле фәннәр буенча район олимпиадаларында җиңүче булган, укудан тыш вакытларында спорт белән шөгыльләнә. Искәндәр киләчәчктә табиб булырга хыяллана.

Бу әлеге мәктәп тарихында икенче очрак, моңа кадәр 2011нче елны бер кыз рус теленнән иң югары баллга имтихан тапшырган булган.


Фикер өстәү