17 август тарих битләрендә ниләр белән хәтердә калды?

Саяно-Шушенское һәлакәте

11 ел элек (2009) Саяно-Шушенское ГЭСында  бик җитди техноген авария булды.  Станциянең машина залындагы 2 нче гидроагрегатның  көтмәгәндә җимерелүе нәтиҗәсендә   залны һәм техник  бүлмәләрне су басты.  Станциянең  барлык ун агрегаты да зыян күрде. Өчесе тулысынча җимерелде.

Су агымы белән бинаның колонналары, гидроагрегатлар белән идарә итү  системасы сафтан чыкты. Гидроэлектростанция  эшләүдән туктады.  Аның янәшәсендәге  территорияне дә су басты.

Авария нәтиҗәсендә  75 кеше һәлак булды,13 кеше зыян күрде.  Енисей елгасына 40 тонна  турбина мае агып төште.  Соңрак Росприроднадзорның республика идарәсе  469,4 млн сумлык экологик  зыян килгәнен хәбәр итте.  ГЭСны торгызырга биш ел вакыт кирәк булды. Моның өчен 40 млд сум акча тотылды.

 

Икътисади кризис

22 ел элек (1998)  Россиядә дефолт игълан ителде.  Илебез тарихында ул бик авыр чор булды.  Кече предприятиеләрнең күбесе  бөлгенлеккә төште.  Банкларның да  күбесе банкротлыкка чыгып,  кертемчеләр акчасыз калды.  Халыкның тормыш дәрәҗәсе түбәнгә тәгәрәде.  Саклауга куелган акчаларның кыйммәте юкка чыкты.  Эшсезләр саны артты.

 

Инвалидлар оешмасы

32 ел элек (1988) Бөтенроссия инвалидлар оешмасы төзелде.  Аның максаты —   инвалидларның  хокукын һәм мәнфәгатьләрен яклау,  шулай ук техник тернәкләндерү чаралары һәм дарулар белән тәэмин итү.

Бүген бу оешмада 1, 6 млн кеше исәпләнә.  Оешма канаты астында  бер меңгә якын  коммерцияле предприятие гамәлдә.  Анда 6 меңгә якын  инвалид эшли.

 

Очкыч

33 ел элек (1987) корабль палубасына  утырту  өчен җитештерелгән беренче Су-33 самолеты очыш ясый.  Аны һавага очучы Виктор Пугачев күтәрә.  Самолет махсус  СССР Хәрби-Диңгез флоты өчен  эшләнә.    Су-33 – бүген дә флотта   иң  төп  самолетларның берсе.

 

 “Арктика” бозваткычы

43 ел элек (1977) “Арктика”  атом бозваткычы   су өстендә йөрүче суднолардан беренче булып  Төньяк полюска барып җитә.

“Арктика”  атом бозваткычына 1971 елда Ленинградтагы Балтика заводында нигез салына.  Ул 1972 елның 26 декабрендә суга төшерелә.  “Арктика” иң зур бозваткычларның берсе була.  Аның буе – 148 метр, киңлеге – 30, биеклеге 17 метр. Бозваткыч  бик җиңел генә биш метр калынлыгындагы бозны вата,  чиста суда 18 узел тизлегендә йөзә ала. Төньяк полюска  сәфәр хакында карар 1977 елның 13 июлендә кабул ителә.  Шул ук елның 9 августында “Арктика”, капитан Юрий Кучиев  командалагында  Мурманскидан кузгалып, Яңа Җиргә   таба юл тота.  200 кешедән торган экспедиция белән диңгез флоты министры Тимофей Гуженко җитәкчелек итә.  7 тәүлек һәм 8 сәгать эчендә  бозваткыч 2 мең 528 миль ара үтә һәм Төньяк полюска барып җитә.

 

Венера планетасына сәяхәт

50 ел элек (1970)  Байконур космодромыннан “Венера-7” дип исемләнгән  планетаара станция  Венера планетасына юл ала. Аның  авырлыгы 180 кг була.  Старттан соң 120 тәүлек үткәч, 15 декабрь көнне,   аппарат  Венера планетасына утыра. Җирдән җибәрелгән аппаратның башка планетага төшеп  утыруы  дөньяда беренче тапкыр теркәлә.  Шул ук  көнне “Венера-7”  планетаның өслеге турында мәгълүмат җибәрә.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү