Әти васыяте: «Кул астында эшләгән кешеләрнең дә тамагын туйдырам, әйбәт яшәтәм, дип эшләсәң, кеше булырсың»

Әтием Мифтахов Ибраһим 1910 елның 7 октябрендә Арча районы Наласа авылында туган. Укырга бик хирыс була. 11 яшендә мәдрәсәне ташлап, күрше урыс авылы Абҗабарга төшеп, урысча укый.

Беренче булды

Беренчеләрдән булып комсомолга керә. Республикада беренчеләрдән булып тракторчылар курсында укый. Районга беренче тракторны да ул алып кайта. Колхозлар төзелә башлагач, әтиләреннән аерылып, колхозга керә. Утызынчы еллар уртасында Чаллыда механиклар курсында укып кайта, тракторчылар әзерләү курсларын җитәкли. МТСлар оешкач, Наласа МТСында трактор бригадасы бригадиры булып эшли. 1937 елда 27 яшендә 19 яшьлек тракторчы кыз Кәримәгә өйләнә. Әти белән әни 56 ел буе берсен-берсе бик яратып, бәхетле гомер иттеләр.

Кан коеп алынган

Сугыш башланып, урып-җыю эшләре беткәч, сугышка китә. Танкист, снайпер, корал төзәтүче  булып хезмәт итә. Авылда сугыштан офицер дәрәҗәсендә кайткан өч кешенең берсе. Аның өчен сугыш озак дәвам итә. Ул 1947 ел ахырында гына кайта. Күкрәгендә  медальләр балкый. Бу бүләкләр кан коеп алынган дип, әти аларны бик кадерләп саклады. Сугыш турында бик сөйләргә яратмаса да,  фашистларны, аларның кылган җинаятьләрен яшь буынга җиткереп, илнең патриотларын тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Чын коммунист иде ул. Үзенең принципларына һәм идеалларына гомеренең соңгы көненә кадәр тугры булды.

Рокер

Әти сугыштан өч чемодан инструмент төяп кайта. Авыл халкы, Ибрай өч чемодан алтын алып кайтты, дип сөйләсә дә, без ул байлык барын сизмәдек. Әти заманының бик алдынгы карашлы кешесе иде. 1948 елда беренче «ИЖ-49» мотоциклы ала. Хәзерге тел белән әйтсәк, чын рокер иде. Үлгәнче, 1993 елга кадәр, мотоциклдан төшмәде. Кыш көне йөрсә дә, аяк-куллары салкын тиеп авыртмады. Соңрак иске «Урал» мотоциклы алып җыйды. Техниканы яхшы белгәч, бөтен тирә-як авыл кешеләре аның янына  ремонтлатырга килә иде. Без дә 13-14 яшьләрдә «Урал»да  яхшы ук җилдерә идек инде. Егет вакытта ул мотоциклга нәрсә генә күрсәтмәдек. Без йокыдан торганчы, әти аны ремонтлап куя иде. Безгә сүз әйтми, тик әнигә генә, тагын ватып кайтканнар инде, дип зарлана иде.

Рәис

1957 елда әтине колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Колхозда эшләр бик шәптән булмый. Чөнки сугыштан соң ел саен җитәкче алмашынып тора.  Әти зур көч куеп эшли башлый. Янына авылның көчле, яшь кешеләрен җыеп,  коллектив туплый. Механик Таһир, бригадир Зиннәт, мастерской мөдире Абдулла абыйлар әле минем белән дә эшләделәр. Тәҗрибәм җитмәгәндә,  дөрес карарлар кабул итәргә өйрәттеләр. Кыңгыр эшләр эшләүдән сакладылар.

Авылның тырыш халкы белән уртак тел табып, әти тиз арада колхозны яхшылар рәтенә бастыра. Басуларда мул уңыш үсә башлый. Терлек азыгына кытлык бетә. Колхозчыларның да тормышы яхшыра башлый. Шәхси хуҗалыкка терлек азыгы, икмәк бирелә. Халык яңа өйләр сала башлый. Әти шул ук вакытта бик хыялый кеше иде.  Зур тракторлар алып килеп, авылга керү уңаенда ике күл казыта. Аларны халык «Ибрай күле» дип атый.  1960 елда хуҗалык Арча районында ашлык үстерү буенча алдынгылар рәтенә чыга. Икмәк сату планын өч тапкыр арттырып үти. Райком бюросында өстәмә план биргәч, әти өстәмә заданиене үтәүдән баш тарта. Партбилетыңны чыгарып сал, дигән сүзгә, «Мин аны сугыш кырында кан коеп алдым», – дип, бюроны ташлап чыгып китә. Әтине эштән алып ташлыйлар. Ул бер ел буе эшсез утыра. Гаиләдә тугыз бала. Хәлимә апа институтта, Галия апа техникумда укый. Кулы алтын булгач, әти югалып калмый, мебель ясап сата. Ул ясаган комодлар, шкафлар әле дә авылдагы өйдә торалар.

Әти урынына рәис итеп Мирзаян Вахитовны сайлыйлар. Ул, Наласаның тырыш халкы белән уртак тел табып, «Октябрь» колхозын республиканың иң алдынгылары дәрәҗәсенә менгерде. Әти белән  аралары ничек булгандыр, анысын икесе генә белгәндер. Әмма безнекеләр дә, Мирзаян абый да берсен-берсе бер кунактан да калдырмадылар. Минем киләчәк тормышымда Мирзаян абыйның роле зур булды һәм мин аңа бик рәхмәтле.

Өргеч тегермәне

1961 елда әти, Арчага йөреп, «Сельхозтехника»да механикалаштырылган отряд җитәкчесе булып эшли башлады. Ул анда 60 яше тулып, пенсиягә чыкканчы эшләде. Әтинең фантазиягә бай кеше булуы турында язган идем инде. Алтмышынчы еллар башында аэрочана ясап, бөтен Арча районын шаккатырды. Районда ату ярышларында гел призлы урыннар алды. Балык тотарга бик яратты. Авылда беренчеләрдән булып телевизор алды. Үзлегеннән телевизор ремонтларга өйрәнде. Сәгать һәм башка көнкүреш техникасын да ремонтлый иде. Гаилә зур булса да, без  ашарга, киенергә тилмереп яшәмәдек. Авылның уртача хәлле гаиләләреннән әйбәтрәк яшәдек.

1971 елда әти пенсиягә чыккач, авылга бодай тарта торган өргеч тегермәне  алып кайталар. Читтән килгән инженерлар аны монтажлап бирү өчен 25000 сум акча сорыйлар. Колхоз рәисе үтенгәч, әти тегермәнне җыярга алына һәм бер җәйдә механик Таһир абый белән 2500 сумга монтажлап, эшләтеп җибәрә.

Әти тегермәндә 72 яшенә кадәр, мин институт бетереп, армиядән кайтып, колхозда икътисадчы булып эшли башлаганчы, хезмәт куйды. Гомерендә бер тапкыр безгә начар сүз әйтмәде, кул күтәрмәде, ниндидер тәрбия белән шөгыльләнмәде. Мин институтны бетереп кайткач: «Үзеңнең тамагың тук булыр, кул астында эшләгән кешеләрнең дә тамагын туйдырам, әйбәт яшәтәм, дип эшләсәң, кеше булырсың», – диде.

Минем үземә дә туган авылым Наласада «Октябрь» колхозында 12 ел, аннан соң да башка урыннарда җитәкче вазыйфасында озак еллар эшләргә насыйп булды.  Бу елларда мин һәрвакыт әтинең әлеге васыятенә тугры калырга тырыштым. Ахыргы көннәренә кадәр әти-әнине тәрбияләп, аларны соңгы юлга озата алуым белән дә бәхетле мин.

Васыйл Мифтахов


Фикер өстәү