«Шәһри Казан» 30 еллык юбилеен бәйрәм итә

Бүген «Шәһри Казан» газетасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Газетаның беренче сигнал саны 1990 елның 17 августында чыккан.

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров фикеренчә, бүгенге көн укучысының басма газетадан матурлык эзли. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйткән.

«Интернетта иң популяр темалар — шоу-бизнес һәм фаҗигаләр, ә газетада укучы ул темаларны күрергә теләми. Элек безнең газетада криминал рубрикасы булган. Без бер колонка итеп кенә ул рубриканы кайтарып карадык, тик укучы кабул итмәде. Шунда ук кире элемтә килде», — дип сөйләгән баш мөхәррир.

Радик Сабиров укучыларның файдалы киңәш, сорау-җавап һәм дин рубрикасын яратып укуларын әйтте. «Халыкны укудан мәхрүм итмәскә кирәк, чөнки халык укый башлады. Ул пандемия вакытында бик сизелде. Авыр булыр дип курыккан идек, ә укучыда, киресенчә, ихтыяҗ туды», — дип сөйләде Сабиров.

Утыз ел элек 17 август көнне «Шәһри Казан» газетасының беренче сигнал саны чыккан. «Ул вакытта милләт язмышы турындагы темалар актуаль булган һәм әдәбиятка бик зур урын бирелгән. Ул редакциядә бик күп шагыйрьләр эшләү белән бәйле булгандыр», — дип сөйләде Радик Сабиров.

Редакциянең олпат журналисты Дамир Бәдриев «Татар-информ» журналистына:

– 1990 елның 30 августында Татарстанның мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителде. Шул милли шаукым вакытында Хәлим Гайнуллин Әгъзам Фәйзрахманов, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим һ.б. милли газета булдыру фикерен белдерә. Алар „Шәһри Казан“ газетасын оештырырга уйлыйлар»,  дип сөйләгән. –

Ул вакытта Казанга Борис Ельцин килгән булган һәм газета оештыруны хуплаган. Милли күтәренке рух белән сугарылган сигнал санында Минтимер Шәймиев, Борис Ельцин, Тәлгат Таҗетдин фикерләре язылган. Газетаның беренче саны 10 октябрьдә чыккан.

Оешкан вакытта коллективта алтмыш кеше эшләгән булса, хәзерге көндә биредә хезмәт куючылар саны өч тапкырга азрак.

«Шәһри Казан»лыларны юбилейлары белән котлыйбыз! Газетага озын гомер, хезмәткәрләренә иҗат дәрте, яңадан-яңа уңышлар телибез.


Фикер өстәү