Рөстәм Миңнеханов Зәйдә төзекләндерелгән ишегалларын карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерү өчен, Зәйдә «Безнең ишегалды» президент программасы буенча ремонтланган ишегалларының берсендә булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты Төзүчеләр урамындагы ишегалды территориясен карап чыкты. Рөстәм Миңнехановка планлаштырганда халык карары буенча беренче чиратта өстенлек җәяүлеләр юлына бирелде, дип сөйләделәр. Ишегалдында тротуарлар мәйданын арттырганнар, яңа асфальт салганнар, тышкы яктырту эшләре башкарылган, эскәмияләр һәм урналар урнаштырылган, шулай ук парковка урыннары саны арттырылган.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, халыкның ишегалдын төзекләндерүне планлаштыруда катнашуы — «Безнең ишегалды» программасының төп принцибы. «Бу программа — кешеләр өчен, уңайлы мохит булдыру өчен», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Зәй районында 5 ел эчендә 175 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла, шуларның 45е — быел. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерү эшләре «Татнефть» компаниясе акчаларыннан финанслана.


Фикер өстәү