63 яшьлек җәяүле машина астында калып һәлак булган

18 августка каршы төндә Башкортстанның Краснокама районын үлем белән тәмамланган юл һәлакәте булган.

Дүртөйле — Нефтекама автоюлының 70нче километрында «ВАЗ-2114» шоферы 63 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Машина йөртүче җәяүлене күрми кала. Алган җәрәхәтләрдән ул урында ук вафат булган.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, бәрелүдән котылып булмаган.

Республика ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, җәяүле Нефтекама кешесе булып чыккан. Ир тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы махсус киемдә булмаган.


Фикер өстәү