Сәяси җир тетрәү башлануда кем сәбәпче?

Үткән атна ил эчендә уртача киеренкелектәге вакыйгалар белән төгәлләнде. Хабаровск фетнәсе икенче айны ваклый башлады инде. Оппозициянең гыйсъянчылык дәртен бөтен илгә җәелдерү буенча тырышлыклары барып чыкмый әлегә. Якшәмбе көнне Россия шәһәрләрендә Беларусь фетнәчеләре һәм Хабаровск гыйсъянчылары белән теләктәшлек акциясенә бик аз кеше чыкты. Революцияне заказ белән тудырып булмавын, чит ил агентларының да моңа көче җитмәвен раслады ул.

Кремльдә исә илнең таркалуы Ерак Көнчыгыштан башлануы ихтималлыгын яхшы аңладылар. Ерак чикләргә Премьер-министр Мишустин җитәкчелегедә зур хөкүмәт десанты ташланды. Десантның бурычы зур киңлекләрдә социаль киеренкелекне йомшартачак чараларны тормышка ашыру иде. Әлгә Мишустин барлык Ерак Көнчыгыш өчен электр энергиясенә «акылга сыярлык» тарифлар булачагын игълан итте. Бәя төшереләчәк дип аңлыйк инде моны. Чынлап та, кече һәм урта бизнес, шулай ук кайбер башка субъектлар өчен өчен тарифларны төшерү, аннары озак вакытка үзгәрешсез калдыру күз алдында тотыла икән.
Рәсми затлар Камчаткада да булды. Халыкның өметләре зур, хөкүмәтнең ресурслары чикләнгән. Алдагы атнада төбәк губернаторы вазыйфасын башкаручы Владимир Солодов Путинга биналарның 90 процентка тузуы турында әйткән иде инде. Җитмәсә, 2013 елдан бирле бер хастаханә төзи алмыйлар икән. Сейсмик яктан актив төбәктә иске хастаханәдә авырулар дәвалау бик куркыныч. Җир селкенә башлауга, чыгып йөгерергә туры килә. Мишустин җир тетрәүдән бигрәк чиновникларга хас булган «бездействие, разгильдяйство, безалаберность» өчен куркуын әйтте. Чынлап та, нәкъ менә түрәләр башбаштаклыгы, пошмаслыгы һәм булдыксызлыгы сәбәпле, илдә сәяси җир тетрәү башланырга мөмкин бит инде. Хастаханә төзелмәүдә кемнәр гаепле икәнне эзләп тормаска булдылар. Җитмәгән акчаны өстәп, төзеп бетерергә, акчаның ничек тотылуын квартал саен тикшереп торырга дигән карарга киленде. Акча да, вакыт та күп кирәк булачак әле, димәк.
Мишустин десанты Ленин исемендәге балык тотучылар колхозында да булды. Электр энергиясе һәм төбәкне газлаштыру мәсьәләре шунда күтәрелде дә инде. Чит илгә газ сатып яткан Сахалинны газлаштыру мәсьәләсе әле күтәрелә икән, «безалаберность» димичә ни дисең инде. Яшьләрне Сахалинга китерү турында да зур сөйләшү булды. Тормыш сыйфатын яхшыртмыйча, бу проблеманы хәл итеп булмый. Премьер-министр шуны таныды. Җитәкчелектән ярдәм сораучыларның зур чираты төбәктәге хәлләрнең бик үк шәп түгеллеген сөйли.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү