Сентябрь аенда ноутбуклар һәм компьютерлар кыйммәтләнәчәк

Сентябрьдән Россиядә компьютер техникасына бәяләр 10-20 процентка артачак, дип хәбәр итә «Известия».

Бәяләр арту – ихтыяҗ артуга һәм рубль курсы кимүгә бәйле дип аңлата белгечләр.

Ноутбукларга бәяләр 10 процентка, ә компьютер комплектлау җиһазларына бәяләр 20 процентка артырга мөмкин, дип фаразлана.

Бәя арту бөтен электрон техникага, шул исәптән Россиядә җитештерелә торган әйберләргә дә кагылачак.


Фикер өстәү